5 апрель 2014 яңалыклары
-
Районыбызда 7 апрельдән Әлмәт драма театрының өч көнлек гастрольләре башлана
Районыбызда Әлмәт татар дәүләт драма театрының өч кенә көнлек гастрольләре башлана. Алар 7 апрельдә Югары Арбаш, 8е - Вахит, 9ы - район мәдәният йортында "Сагынуларга ни чара" спектаклен күрсәтәчәкләр. Драматург Илгиз Зәйниевнең бу әсәре узган ел "Яңа татар пьесасы" конкурсында беренче урынны алган, бүгенге көндә Галиәсгар Камал таетрында "Әрем исе"...
-
Упкыннан күтәрелү авыр, әмма ярдәм итүчеләр булганда аннан менү юлы бар
Наркоманиягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Чыгышларда телгә алынган мәгълүматларга караганда, районда 30 кеше наркологта исәптә тора, шуларның 20се инде наркотик матдәләр кулланмыйча яши алмый икән. Соңгы вакытта шушы яман гадәт колына әверелгән тагын ике кеше ачыкланган. Соңгы биш елда артык доза кулланудан үлүчеләр булмаган, наркологта исәптә торучылар тарафыннан...
-
Кукмарада янгын бер кешенең гомерен өзде
-Быелның өч аенда районда 9 янгын чыкты, янгын вакытында 1 кеше һәлак булды. Ут афәте 3 торак йорт, 16 каралты-кураны юкка чыгарды, 2 йорт, 1 автомобиль зарар күрде, - дип хәбәр итте безгә район янгын күзәтчелеге инспекциясенең дознавателе Эльбрус Әхмәтҗанов. - Янгын 1 миллион 243 мең 462 сумнан артык зыян...
-
Кукмарага Башкортостан республикасыннан кунаклар килде (+фоторепортаж)
Кукмарага Башкортостан республикасының Чишмә районы башлыгы Флюр Уразмәтов җитәкчелегендәге делегация һәм күренекле шагыйрь, сәясәтче, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин эшлекле визит белән килде. Алар район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән берлектә Манзарас, Олыяз урта мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, күппрофильле лицей, Кукмара аграр көллияте, металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты,...