Кукмара төбәгенең элек-электән һөнәрчеләре - итекчеләре, шәл бәйләүчеләре, күн эшкәртеп кайры туннар, бүрек тегүчеләре белән дан тотканы мәгълүм. Әмма тарихчыларның игътибарыннан читтә, сер пәрдәсе артында калган һөнәрләр дә булган. Шуларның берсе - көзгеләр ясау.
Көзгене өй шартларында ясау тыелган, бу эш акча басу кебек дәүләтнеке генә булырга тиеш, дигән фикерне...