Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 18 март 2014 яңалыклары

    • 18 март 2014 - 12:03
      Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
      21 мартта халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында республикабызның Кукмара нотариаль округы нотариуслары, район прокуроры һәм адвокатлары халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр. Түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, район башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе. Кабул итү графигы: 8.00-9.00...
      322
      0
      0
    • 18 март 2014 - 09:06
      Яшүсмер малайлар һәм кызлар стритбол ярышында катнашты
      "Зилант" спорт мәктәбендә 1996, 1997-99, 2000-2001 елгы яшүсмер малайлар һәм кызлар арасында стритбол буенча турнир узды. Җиңүчеләр Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнделәр. Иганәчеләр Альфред Дмитриев, Райнур Закиров, Айдар Миннехуҗин, Фәнил Әгълиуллиннарга "Зилант" спорт мәктәбе администрациясе үзенең рәхмәтен ирештерә. фото: http://en-doc.ru/news/61710
      392
      0
      0
    • 18 март 2014 - 08:30
      "Зилант"та өстәл теннисы буенча ярышлар узды (+фото)
      "Зилант" спорт мәктәбендә үткән өстәл теннисы буенча районкүләм ярышларда 1 урынга - Сәрдекбаш, 2 урынга - "Зилант" спорт мәктәбе, 3 урынга Мәмәшир урта мәктәбе командалары чыкты. Котлыйбыз!
      376
      0
      0
    • 18 март 2014 - 07:00
      Кукмара районы халкында 16 меңгә якын җиңел машина бар
      Соңгы елларда Россиядә машинасы булган гаиләләр саны арткан. Хәзерге вакытта илдәге гаиләләрнең 47 проценты тимер атта җилдерә. 2006 елда исә андыйлар саны 37 процентны гына тәшкил иткән. Машиналы россиялеләрнең күбесе - 25-34 яшьтәге югары белемле кешеләр. Нигездә җитеш тормышта яшиләр. Ләкин статистика кереме шактый түбән булган гаиләләрнең дә 36 проценты...
      275
      0
      0
    • 18 март 2014 - 06:00
      Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимнәр бәйгесе” үтте
      Кукмара үзәк мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр арасында "Мөслимнәр бәйгесе" уздырылды. Узган ел ул хатын-кызлар өчен оештырылган булса, быел биредә ир-атлар көч сынашты. Бәйгедә "Яшел түбәтәйләр", "Ак чалмалар", "Ислам баганалары" һәм "Кукмара ишаннары" дип аталган алтышар кешелек командалар катнашты. Уен шартлары буенча, командаларга сәламләү, азан әйтү, Коръән уку, вәгазь сөйләү, мәдрәсәдә...
      316
      0
      0
    • 18 март 2014 - 05:00
      Һава торышын күзәтеп баручы Фәйзрахман Бариев: быел яз иртә килә
      Мартта - шарт, дигән әйтем искергәнме: ай башыннан ук түбәләрдән тамчы тама, карлар эри башлады. Ә бит бер елны мартта хәтта утыз градуслы салкыннар булганын хәтерлим. Яз иртәләгәнме әллә быел? Әлеге сорау белән Рудник авылында яшәүче, күп еллар буе һава торышын күзәтеп баручы Фәйзрахман Бариевка мөрәҗәгать иттем. -Дөрестән дә, яз...
      325
      0
      0
    • 18 март 2014 - 04:03
      Кукмара районыннан өч ана "Ана даны" медале белән бүләкләнде
      Бала тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Кукмарада яшәүче Розалия Хәмәтдинова, Татар Толлысы авылыннан Дания Гәрәева, Нырты авылыннан Гөлнара Ибраһимовалар Татарстан Республикасының "Ана даны-Материнская слава" медале белән бүләкләнделәр. фото: http://kazan24.ru/news/156183.html
      357
      0
      0
    Реклама