Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 5 март 2014 яңалыклары

    • 5 март 2014 - 13:20
      Кукмара 4нче мәктәбе укучысы республика бәйгесендә җиңеп планшет алып кайтты
      "Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган электр һәм аны куллануга багышланган "Без кабызган утлар" республика бәйгесендә Кукмара 4нче мәктәбенең 7 "А" сыйныф укучысы Айгөл Шәймарданова икенче дәрә диплом һәм кыйммәтле бүләк - планшет белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Раушания Вәлиуллина.
    • 5 март 2014 - 10:18
      Балалар китапханәсендә экология клубының утырышы үтте
      Кукмара балалар китапханәсендә "Росинка" экология клубының чираттагы утырышы булып узды. Биредә китапханәче Гөлфия Хафизова балаларны язучы Виталий Бианканың иҗаты белән таныштырып үтте. Быел тууына 120 ел тулу уңаеннан уздырылган әлеге чарада язучының тормыш юлы белән дә таныштырып, презентация күрсәтелде, конкурс, викториналар, кызыклы уеннар уздырылды. Утырыш соңында Виталий Бианка әсәре буенча...
    • 5 март 2014 - 08:59
      Янилдә яңа ветеринария участок пункты ачылды (+фото)
      Янил авылында яңа төзелгән ветеринария участок пункты куллануга тапшырылды. Махсус республика программасы нигезендә сафка баскан әлеге пунктны шәхси эшмәкәр Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы төзеде. Аны куллануга тапшыру тантанасында республиканың баш ветеринария табибы Алмаз Хисаметдинов, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов һәм башкалар катнашты. Кунаклар поселокта...
    • 5 март 2014 - 06:50
      Кукмарада Свердловск өлкәсеннән кунаклар булып китте (+фото)
      Районыбызга Свердловск өлкәсенең Ачит, Красноуфимск һәм Түбән Серга районнарыннан бер төркем җитәкчеләр һәм белгечләр эшлекле визит белән килгәннәр иде. Мәгариф, мәдәният, кече һәм урта эшмәкәрлек тармакларында эшнең торышы, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше белән танышу максатыннан килгән делегация Пчеловод авылында Димитриевларның гаилә фермасында булдылар, Лельвиж мәктәбендә һәм балалар бакчасында белем-тәрбия бирү...
    • 5 март 2014 - 04:12
      Кукмара укытучыларының волейбол командасы Балтачтан чемпион исеме алып кайтты
      Балтачта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасының финал ярышлары узды. Кукмара районы укытучыларының волейбол буенча җыелма командасына тиңнәр булмады. Алар, барлык көндәшләрен дә җиңеп, республика чемпионнары булдылар, Кубок, медальләр белән бүләкләнделәр. Кукмараның волейбол командасында менә кемнәр иде: Нигъмәтҗанов Айрат, Туембаш Васильев Эдуард, күппрофильле лицей Шәфигуллин Илшат, Манзарас мәктәбе Гарәфиев Ленар, 3нче мәктәп...
    Реклама