Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 25 февраль 2014 яңалыклары

    • 25 февраль 2014 - 13:32
      Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары фестивальдә катнашты
      Республикада телләр турындагы программа төгәлләнү һәм Халыкара туган тел көне уңаеннан Кукмара 4нче урта мәктәбендә "Без - татарлар, телебез татар теле" дигән фестиваль узды. Анда район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Әлеге чарага ветеран укытучылар да чакырылган иде. фото: http://tatar-bozqurd.livejournal.com/17424.html
    • 25 февраль 2014 - 12:14
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин 90 яшьлек тыл ветеранын юбилее белән котлады (+фото)
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Иске Оча авылында яшәүче тыл ветераны Павел Афанасьевны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Гарифуллиналар да юбилярга үзләренең котлау сүзләрен...
    • 25 февраль 2014 - 11:47
      Вахитлеләр 142 вагон сөт сауган
      Май чүлмәге тышыннан билгеле - Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкның хисап җыелышында күңелгә әнә шундый уй килде. Әлеге җирлек халкының яшәү рәвеше, авылларның төзеклеге, социаль-көнкүреш мәсьәләләренең хәл ителеше үзе үк хуҗалыкның нык хәлле булуы турында сөйли. Чөнки алар табыш алуны арттыру белән бергә, авыл тормышын җанландыру өчен дә зур акчалар түгәләр....
    Реклама