Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 7 февраль 2014 яңалыклары

    • 7 февраль 2014 - 12:55
      Кукмарада коточкыч фаҗига: 1973 елгы хатынны үзе белән яшәгән ир пычак белән кадап үтерә
      Бүген, 7 февральдә, иртәнге сәгать алты белән җиде арасында Кукмарада коточкыч җинаять эшләнә. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Нәҗиповтан алынган мәгълүматлардан билгеле булганча, иртәнге якта өйдә тавыш чыкканнан соң, әлеге ханым үзенең малае белән өйдән чыгып йөгерә. -Әмма алар йорттан ерак китә алмыйлар, урамда әлеге хатынны ир...
    • 7 февраль 2014 - 10:50
      Якты эзләре калды
      Моннан 25 ел элек чыккан бер язмамны укып утырам. 1990 елларга кадәр яшәгән сугыш ветераны Кәбир абый Галиәхмәтов турында ул. Яу кырында юлбарыстай сугышкан, тыныч хезмәттә аттан артык эшләгән кешеләрнең берсе. Андыйлар халык хәтереннән җуелырга тиеш түгел - ул буын кешеләре каннарын түгеп, җаннарын биреп илебезне саклап калдылар. Хәзер фоторәсемнән...
    • 7 февраль 2014 - 10:30
      Кукмара метал савыт-сабалар заводында 2013 ел нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы булды
      Бүген Кукмара метал савыт-сабалар заводында 2013 ел нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы булды. Анда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина катнашты. Еллык эшкә нәтиҗә ясалды, максат һәм бурычлар билгеләнде.
    • 7 февраль 2014 - 09:58
      Сочида узачак кышкы Олимпиаданың ачылышын туры эфирда “Россия” телеканалы күрсәтәчәк
      Бүген Сочида ХХII кышкы Олимпиада башлана. Ул 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк. The Moscow Post хәбәр итүенчә, Олимпиадада дөньяның 80 иленнән 6 мең спортчы катнашачак, 7 төрле спорт уеннарында 98 комплект медаль уйнатылачак. Олимпиаданың ачылышын туры эфирда 20 сәгать 14 минутта "Россия" телеканалыннан карый аласыз. фото: http://hotsport.ua/ru/olimpic_games/sochi_2014/boikot-boikota-otkrytie-olimpiady-v-sochi-posetyat-60_1390984476.html
    • 7 февраль 2014 - 08:41
      Ялган аракы сатучылар турында хәбәр ит!
      Гражданнардан легаль булмаган алкоголь продукциясе, самогон, балигъ булмаган балаларга алкогольле эчемлекләр сату фактлары турында 2-60-54, 2-80-54 телефоннарына хәбәр итүне сорыйбыз. фото: http://www.obltv.ru/news/society/utrennij_dajdzhest_vozvrashhenije_triumfatorov_svidanije_s_korolom_i_pomoshh_vsem_mirom/
    • 7 февраль 2014 - 07:21
      Кукмараның боз сараенда хоккей буенча Бөтенроссия фестиваленең сайлап алу туры була
      9 февральдә "Олимп" боз сараенда Татарстанның "Һәвәскәр 40+" Дивизионының "Гренада" (Яр Чаллы) - Кукмара Ветераннары командалары арасында шайбалы хоккей буенча Бөтенроссия фестиваленең сайлап алу этабы була. Башлана 13.00 сәгатьтә. фото: http://rus.newsru.ua/sport/07oct2010/team_ukraine.html
    • 7 февраль 2014 - 06:37
      Посылка (хикәя)
      "Әни! Әни!" - дип, атыла-бәрелә йөгереп килгән улын күреп, Факия апа чишмәгә суга барырга чыккан җиреннән туктап калды. "Нәрсә булды икән инде тагын?" - дип шомланып, улын көтеп алды. -Әни, әни, сөенче! Украинадан посылка бар! Гәҗит таратучы апа, менә, кәгазен бирде. Бүген үк төшеп алырга кушты. Әни, сәпит белән үзем...
    • 7 февраль 2014 - 05:34
      Пенсияләр артты
      1 февральдән пенсия күләме артты. Узган елның инфляциясен күздә тотып, аны 6,5 процентка артырдылар һәм бу беренче чиратта хезмәт пенсиясенең иминият өлешенә кагыла. Картлык, инвалидлык буенча алган һәм гаиләсен тәэмин итүчене югалтканнарның да пенсиясе артачак. Пенсия арту безнең районыбыздагы 15689 пенсионерның 14250сенә кагыла. фото: http://ufavesti.ru/lenta/page/17/
    • 7 февраль 2014 - 04:33
      РДКда хәрби патриотик темага җыр-шигырь бәйгесе узачак
      12 һәм 13 февральдә район Мәдәният йортында герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен каршы алу кысаларында традицион хәрби-патриотик темага җыр һәм нәфис сүз бәйгесе үткәрелә. 12 февральдә - 9 сәгатьтә авыл җирлекләре; 13 февральдә - 13.00 сәгатьтә Кукмарада яшәүче үзешчәннәр катнаша ала. фото: http://www.eastkorr.net/kultura/v-luganske-prokhodit-konkurs-ispolnitelei-patrioticheskoi-pesni
    Реклама