Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 3 февраль 2014 яңалыклары

    • 3 февраль 2014 - 12:17
      Кукмара егете самбо буенча спорт мастерына кандидатлык разряды алды
      31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Рязань шәһәрендә ирләр һәм яшүсмерләр арасында "Россия" профсоюзлар җәмгыятенең физкультура-спорт Үзәк Советы Беренчелегенә самбо буенча ярышлар узды. Кукмарадан "Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Айрат Шәнгәрәев (тренеры Марс Бәдретдинов) биредә өченче урынны яулады һәм үзенең спорт мастерына кандидатлык разрядын раслады. фото: http://www.rusmed-forever.ru/forum/index.php?s=8573b634dd4ce4a21388757f237a51b0&showtopic=2484&st=4500&p=146878&
      468
      0
      0
    • 3 февраль 2014 - 09:37
      Кукмарада "Компьютер графикасы һәм дизайн" түгәрәге оештырылды
      Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге каршында "Компьютер графикасы һәм дизайн" түгәрәге оештырылды. Белешмәләр өчен телефон: 2-84-35. фото: http://adengo.ru/tula-1061/prochie-uslugi-54/graficheskij-dizajn-i-kompyuternaya-grafika-372463.html
      441
      0
      0
    • 3 февраль 2014 - 07:44
      Кукмарада районара фәнни-эзләнү эшләр бәйгесе узачак
      Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Казан федераль университетының Алабуга институты белән берлектә 9-11 сыйныф укучылары өчен күренекле татар мәгърифәтчесе-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең 155 еллыгына багышланган беренче районара фәнни-эзләнү эшләр бәйгесе үткәрә. Бәйге 20 февральдә Зур Кукмара урта мәктәбендә узачак, алдан заявка бирү мөһим. фото: http://website.vzfei.ru/chelyabinsk/node/690
      448
      0
      0
    • 3 февраль 2014 - 06:12
      Нырья мәктәбе укучысы чаңгы буенча республика ярышында беренче урын алды
      "Казан корыч профильләре" җәмгыяте призына Чебакса бистәсендә үткән ачык республика ярышларында Нырья урта мәктәбе укучысы Аня Арсентьева (тренерлары Алевтина Исаева, Илфар Сәләхов) 2001 елда туучылар һәм аннан яшьрәкләр арасындагы төркемдә барлык көндәшләрен артка калдырып, беренче урынны яулады. фото: http://rusbiathlon.ru/photo/ski/foto-album-2/id56890
      375
      0
      0
    • 3 февраль 2014 - 05:33
      Фермер әйтсә, белеп әйтә
      Үткән елда бәрәңге бакчасында күпме көч куюларына карамастан, уңыш ала алмаучылар байтак булды. Чишмәбаш авылында яшәп, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче фермер Раиф Фәйзуллинның киңәшләренә колак салуның беркемгә дә зыяны булмас. -Мин үзем "Удача" сорты иң яхшысы дигән нәтиҗәгә килдем,- ди ул.- Проблемасыз ул, эсселәргә түзә торган. Сабагы да корымый, казып...
      442
      0
      0
    • 3 февраль 2014 - 04:12
      Манзарас авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте (+фото)
      Авыл җирлекләрендә 2013 ел нәтиҗәләренә багышлап хисап җыелышлары дәвам итә. Очрашып-сөйләшүнең чираттагысы Манзарас авыл җирлегендә үтте. Анда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллина, район прокуроры Минемулла Нәҗипов, полициянең участок уполномоченные Дамир Әхмәтгалиевлар чыгыш ясады.
      426
      0
      0
    Реклама