Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 24 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 24 гыйнвар 2014 - 14:53
      Авылымдагы кышкы кич (шигырь)
      Тар итеп ачылган авылымның урамы, Җил атлый янымнан, туздырып буранны. Ай йоклый төренеп ак мамык юрганга, Ул йоклагангамы, урамы - караңгы... Йолдызлар да бүген йокларга ятканнар, Авылым өстенә төн пәрдәсе кунган. Урамда тып-тын, һичнинди тавыш юк, Җил дә тынычланган, бураны да тынган. Кинәт җил кузгала, бозып бар тынлыкны, Сызгыра ачулы,...
    • 24 гыйнвар 2014 - 12:20
      Мәмәшир мәктәбе укучысы иң зирәк яшь химик дигән исемгә лаек булды
      Казанда нәшер ителүче "Мәгариф" журналы күренекле галим-химик Александр Бутлеровның 185 еллыгына багышлап викторина оештырды. Биредә Мәмәшир урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илсур Шәфигуллин иң дөрес җавап бирүчеләрнең берсе дип табылды. Аңа Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырыла, "Мәгариф" журналының 2013 елгы иң зирәк яшь химигы" дигән мактаулы исем бирелә. фото: http://subscribe.ru/archive/home.child.smartchild/200910/19091734.html
    • 24 гыйнвар 2014 - 11:15
      Сөйгәне белән бергә булу өчен Санкт-Петербургны ташлап кайткан (Булган хәл)
      Язмыш бу дөньяның кемнәре белән генә очраштырмый! Бервакыт газетага белдерү бирергә дип редакциябезгә илле яшьләрдәге ир-ат керде. Килеш-кыяфәте белән безнең як кешеләреннән ни беләндер аерылып тора бу. Төшке аш вакытына туры килгәнлектән, реклама бүлеге хезмәткәрләренең килүен бераз көтәсе булды үзенә. -Кировтан килдем, - диде ул, вакытының тар булуын аңлатырга теләп....
    • 24 гыйнвар 2014 - 09:37
      РДКда ветераннар белән очрашу булды (+фото)
      Бүген район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина ветераннар белән очрашты. Өлкәннәр белән очрашып сөйләшү 2013 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Хисап җыелышында шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең участок уполномоченные Айрат Гыйльметдинов чыгыш ясады. Ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар.
    • 24 гыйнвар 2014 - 08:50
      Район халык театры һәм "Автоклуб" төркеме авылларда чыгыш ясый
      Кукмара халык театры коллективы һәм Мәдәният йорты каршында оешкан "Автоклуб" эстрада төркеме районыбыз авыллары буйлап гастрольләргә чыкты. 24 гыйнварда - Ядегәр, 31 гыйнварда Әсән-Елга авылы клубында халыкка Туфан Миңнуллинның "Бәйләнчек" комедиясе тәкъдим ителә. "Автоклуб" төркеме исә 29 гыйнварда Сабанчинода чыгыш ясаячак.
    • 24 гыйнвар 2014 - 08:03
      1 февральдән район газетасына иске бәядән языла аласыз
      1 февральдән "Татарстан почтасы"нда "Хезмәт даны", "Трудовая слава" газеталарына 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен иске бәядән язылу башлана. Ярты елга язылу бәясе - 300 сум. Подписка почтада һәм редакциядә кабул ителә.
    • 24 гыйнвар 2014 - 05:20
      Урамдагы һава температурасы түбән булган көннәрдә мәктәпләрдә укулар булмый
      Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән һава температурасы булганда мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәвен искәртә: Сыйныфлар Авыл мәктәпләре Шәһәр мәктәпләре I - IVсыйныфлар -23 градус -25 градус V - IX сыйныфлар -25 градус -27 градус X - XI сыйныфлар -30 градус -32 градус Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән...
    • 24 гыйнвар 2014 - 05:04
      Кукмара архивында исәптә 37873 документ бар
      Архивка йомышы төшмәгән кеше бик сирәктер. Дөнья булгач, теге яки бу чор документының кирәге чыгып куя. Күпчелек халык пенсиясен исәпләтер өчен хезмәт стажы һәм эш хакы турындагы документларны соратып ала. Башка берәүләр тарихи истәлекләрне өйрәнә. Күчемсез милеккә хокукны билгеләүче документлар артыннан йөрүчеләр дә байтак. -Архив саклауга бик җаваплы карыйбыз. Биредә...
    • 24 гыйнвар 2014 - 04:06
      Саклык банкында яшь гаиләләр өчен ипотека буенча акция вакыты җәйгә кадәр озынайтылды
      Саклык банкы 2014 елның 30 июненә кадәр яшь гаиләләр өчен ипотека буенча акция вакытын озынайтты. Программа кредитлаштыруның ташламалы шартларын тәкъдим итә: киметелгән процент ставкалары, төп бурычны кичектереп түләү мөмкинлеге, торак сертификатын һәм ана капиталын беренчел взнос буларак файдалану һ.б. Саклык банкы шулай ук төзелә торган һәм әзер торакларны алу, торак...
    Реклама