"Дуслык күпере" Халыкара проектында "Җир йөзендә иң-иңе" номинациясендә "Без яшәгән авыл" исемле проекты белән Мәмәшир урта мәктәбенең "Туган якны өйрәнүчеләр" командасы дипломантлар исеменә лаек булды. Моның өчен үзеңнең авылың яки шәһәрең, торган җиреңнең матурлыкларын, төп тарихи урыннарын күрсәтә торган, туристларны җәлеп итәрдәй, бай мәгълүмат хәбәр итәрлек, ләкин бер минуттан артык...