Кукмара-Нырты маршруты белән кайтканда, туган авылыбыз Ятмас Дусайга җитәрәк урманны үтәсе. Шул урманның уртасында гаҗәеп күренешкә тап буласың: дистәгә якын чишмә төньякка таба агып, Кенә, Оштырма елгаларын барлыкка китерә, тагын дистәгә якыны көньякка таба агып, Шепшеңәр, Майский урманнарыннан, авыл җирлегеннән аккан чишмәләр белән кушыла. Бу чишмәләр, Духмәт, Какылык елгаларына коеп,...