Әллә язмыш, әллә каргыш... (хикәя)
Әкрен генә кояш күтәрелә. Аның алсу нурлары болын өстенә тарала. Болын буш, болын киң, шаян җилкәй чәчәкләрне иркәли. Чәчәкләрне генә түгел, Фәрханәнең битеннән сөя кебек. Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!.. Һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу. Йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, хәтфә болыннарда!
Юк шул, йөгереп уйнау түгел, шуышып...