Бүген Кукмарада тантаналы вакыйга булды - халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында күп функцияле үзәк ачылды. Үзәк кадастр палатасы, Росреестр идарәсе, мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, БТИ, җир бюросы, төзелеш һәм архитектура бүлеге, архив бүлеге, опека һәм попечительлек органнары, торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты белән тыгыз килешүләр нигезендә хезмәттәшлек...