Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 26 декабрь 2013 яңалыклары

    • 26 декабрь 2013 - 10:54
      РДКда "Каз өмәсе" узды
      Район Мәдәният йортында халкыбызның яраткан йоласы "Каз өмәсе" бәйрәме булды. Программада иң авыр, иң чиста казга, иң ишле каз үстерүчене ачыклау, каз итеннән пешерелгән ризыкларга бәйгеләр бар иде. Кукмара бистәсендә яшәүче Валентина Борисова бәйрәмгә ике каз алып килгән, бәлеш пешергән. Иң күп каз үстерүче ханымнарга да бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә районыбызның...
    • 26 декабрь 2013 - 09:37
      Кукмарада бер көндә дүрт авария булды
      Соңгы берничә көндә районда юл-транспорт һәлакәтләре аеруча күбәйде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 декабрьдә генә дә дүрт бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Көндезге сәгать ун тула 20 минутта Кукмара-Казан юлында, Сазтамак авылы тирәсендә ВАЗ-21140 һәм ВАЗ-21074 автомобильләре бәрелешә. Сәгать өченче яртылар тирәсендә поселокның "Магистрат" кибете...
    • 26 декабрь 2013 - 08:41
      “Кыш бабай”га хатлар
      Кукмара поселогының Ленин урамында тимер юл вокзалыннан башлап тимер юл переездына кадәр баганаларда утлар янмый. Җитмәсә, бу тирәдә өере белән иясез этләр йөри. Иртән балаларны мәктәпкә озатканда да, кич кайтканда да караңгы. "Кыш бабай", син генә берәр чарасын күрсәң инде. "Ратмир" кибете янында урам аша чыгу куркыныч. 2013 елда биредә...
    • 26 декабрь 2013 - 07:28
      Атлар килә (шигырь)
      Көмеш дуга, җиз кыңгырау: Ел атлары килә пошкырып. Алтын дагалардан ут чәчелә, Килә алар ярсып, ашкынып. Яшь атлар бит, әле чыгымлыйлар: Өйрәнмәгән алар тәртәгә. Буран уйный тояк тигән җирдә, Ат елы бит, нинди мәртәбә! Ходай кушып, илләр тыныч булса, Җиһанымда булыр бәрәкәт. Атлар алар хезмәт яраталар, Ә шигаре - хәрәкәт!...
    • 26 декабрь 2013 - 06:20
      Кукмара көрәшчеләре Сабада узган ярышта беренчелекне алдылар
      Саба спорткомплексында Татарстан милли көрәш федерациясе башкарма директоры булып эшләгән Наил Хөснуллин истәлегенә үткәрелгән турнирда Кукмара көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясап, Айнур Галимҗанов (40 кг.), Рамазан Фатыйхов (70 кг., Кукмара), Нәфис Галиев (80 кг.), авыр үлчәүдә Ринат Дәүләтшин (Олыяз) беренче урыннарны яуладылар. Пьедесталның икенче баскычында - Рамил Хәкимҗанов (60 кг.), Дмитрий...
    • 26 декабрь 2013 - 05:11
      Районыбыздан 35 бала Республика чыршы бәйрәмендә катнашты
      "Татнефть-арена" боз сараенда Республика чыршы бәйрәме узды. Әлеге чарада Кукмарадан да иң уңган, иң актив һәм иң талантлы 35 бала катнашты. Быелгы Яңа ел чыршысы "Татарстанда теләкләр чынга аша" дигән тема астында үтте. Балаларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков котлады. Бу хакта тулырак язма әзерләнәчәк. фото: http://shaimiev.tatar.ru/news/view/17932
    • 26 декабрь 2013 - 04:08
      “Җәүһәр”нең чыгарылыш кичәсе бик күңелле узды
      Вахит авылы мәдәният йортында Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең Гөлнара Низамиева җитәкчелегендә Вахит авылы филиалында эшләп килүче "Җәүһәр" җыр һәм бию ансамбленең чыгарылыш концерты булды. Бу көнне ансамбльгә йөрүче 30 бала, үзләренең уңганлыкларын, осталыкларын күрсәтеп, бар тамашачыны шакаттырды. Берсеннән-берсе матур җырлар, дәртле биюләр, кызыклы скетчлар - концерт программасында һәммәсе дә бар...
    Реклама