Көмеш дуга, җиз кыңгырау:
Ел атлары килә пошкырып.
Алтын дагалардан ут чәчелә,
Килә алар ярсып, ашкынып.
Яшь атлар бит, әле чыгымлыйлар:
Өйрәнмәгән алар тәртәгә.
Буран уйный тояк тигән җирдә,
Ат елы бит, нинди мәртәбә!
Ходай кушып, илләр тыныч булса,
Җиһанымда булыр бәрәкәт.
Атлар алар хезмәт яраталар,
Ә шигаре - хәрәкәт!...