Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 24 декабрь 2013 яңалыклары

    • 24 декабрь 2013 - 14:23
      “Юлларда гомерләрне сакла!” иншалар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
      Район мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында "Юлларда гомерләрне сакла!" дигән иншалар-мөрәҗәгатьләр бәйгесе узган иде. Конкурсны район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, "Татарстан республикасында юл хәрәкәте иминлеге дирекциясе" дәүләт казна учреждениесенең Кукмара филиалы, мәгълүмати-методик үзәк һәм "Хезмәт даны" газетасы уздырды. Нәтиҗәләр исә мондый: Рус телендә язылган иншалар арасында беренче урынны Зур...
      156
      0
      0
    • 24 декабрь 2013 - 10:58
      Лицей укытучылары хезмәттә дә, сәнгатьтә дә – беренче!
      Сүзебез күппрофильле лицей мөгаллимнәре хакында. Алар эшче яшьләрнең беренче республикакүләм телевизион иҗат фестивалендә катнашып, зона турында җиңү яулаганнар иде. Укытучыларыбыз, фестивальнең финал өлешенә узып, "Пирамида" күңел ачу үзәгенең "Гала-концертында да чыгыш ясадылар һәм 15 команда арасында өченче урын алып кайттылар. -Командабызның исемен "Барысы да үзебезнекеләр" дип атадык. Чөнки аның составындагы...
      192
      0
      0
    • 24 декабрь 2013 - 10:29
      Почтальон - авылның үз кешесе
      Кайчан күрмә, Уразай авылыннан Сәрдекбашка почта бүлекчәсенә эшкә ашыгучы Финдия апабызга да 55 яшь тулган икән. Гел җәяү йөрүнең файдасы бар микән (аның әкрен генә атлап йөргәнен беркемнең дә күргәне юктыр) - үз яшен аңа беркем дә бирмәс. Сүзем Сәрдекбаш кызы, 1979 елдан Уразай килене булып, хәзер шушы авылның үз...
      193
      0
      0
    • 24 декабрь 2013 - 08:55
      Кукмарада волейболчылар ярышы узды
      Кукмара 1нче гимназиясендә Зур Кукмараның танылган волейболчысы Рамил Нуриев истәлегенә ветераннар командалары арасында волейбол ярышы үтте. Финалда поселокның ветераннар командасы (капитаны Ясәви Гәрәев) үзәк дәваханә командасын 2:0 исәбенә җиңеп чемпион булды. фото: http://amurpress.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=20965
      148
      0
      0
    • 24 декабрь 2013 - 07:17
      Кышкы юл өчен кышкы тәгәрмәчләр кирәк
      Көннәр салкынайтуга, автомобильләрнең җәйге көпчәкләрен кышкыга алыштырырга кирәклеге, шиплы резинаның иминлекне тәэмин итүе хакында берничә кат ассызыкланса да, кайбер руль артына утыручылар бу хакта колакларына да элми. Карлы-бозлы юлларда җәйге тәгәрмәч белән йөрүче автомобильләр бер-бер артлы юл фаҗигаләренә очрый да инде. Агымдагы елның 6 декабрендә Алабуга-Ижевск юлында булган бәхетсезлек очрагында...
      200
      0
      0
    • 24 декабрь 2013 - 06:22
      Наркотикларга каршы комиссиянең бу елга соңгы утырышы узды
      Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында наркотикларга каршы республика комиссиясенең бу елдагы соңгы утырышы үткәрелде. Видео режимындагы бу утырышта безнең районның наркотикларга каршы комиссиясе әгъзалары: район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева, Татарстан Республикасының Хезмәт һәм мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара районындагы социаль...
      176
      0
      0
    • 24 декабрь 2013 - 05:27
      "Киләчәккә билет" иншалар конкурсында кукмаралылар да актив катнашты
      Казандагы "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында "Лицеистлар балы-2013" узды. Бәйрәмдә "Киләчәккә билет" дип аталган республикакүләм иншалар конкурсына йомгак ясалды. Безнең районда әлеге конкурсны Кукмарадагы мәшгүльлек үзәге оештырды. "Киләчәктә минем һөнәрем" дигән номинациядә Зур Сәрдек гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Назилә Фәтхетдинованың "Тәмле" дип аталган иншасы республикада беренче урынны яулады. Чыңгыз Айтматов исемендәге...
      135
      0
      0
    • 24 декабрь 2013 - 04:12
      Әнкәйләрнең кадерен белергә кирәк
      Бер авылда улы белән килененең әти-әниләрен куып чыгарулары, алдап йорт-җирне үз исемнәренә яздырулары турында ишеткәч, йөрәгем кысылып куйды. Кая барабыз, нинди балалар үстерәбез? Әйе, хәзер яшьләр аерым яшәргә яраталар. Үземнең яшәешемнән чыгып әйтәм: ике улым, ике кызым да үз гаиләләре белән аерым яшиләр. Без җәмәгатем Рашидә белән ике катлы йортта...
      150
      0
      0
    Реклама