Аптекага даруга кердем, бәяләрне күргәч, үлүең очсызракка төшә" дип уйладым. Юл уңаеннан "Ритуаль хезмәт"ләргә сугылдым, бәяләрне күргәч, кабат аптекага әйләнеп кайттым.
***
Кышкы салкында акыллы кызларны чибәрләрдән аеру җиңел: акыллылар бүрек кия, чибәрләр яланбаш йөри.
***
Санаторийда ял итүчегә өеннән шалтыраталар.
-Әйбәт урнаштыңмы, ашаулар җитәме?
-Җитә-җитә, кала да әле.
-Калганын...