Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 1 декабрь 2013 яңалыклары

    • 1 декабрь 2013 - 13:25
      Машинада йөрисе, атка атланып җилдерәсе килеп яшәдем, ди тумыштан инвалид Сәгыйдә апа
      Иске Йорт авылының иң хөрмәтле кешесе Сәгыйдә апа Җиһаншинадыр, мөгаен. Авылдашлары аның хәлен белешеп торалар, хәер-сәдакадан калдырмыйлар. Күршеләре дә бик әйбәт: камыр ризыклары пешерсәләр дә, "җылы көе авыз ит әле" дип кертеп җиткерәләр, мунчага да чакыралар. Яратып тәрбия кылучы сеңлесе Таһирә Сәгъдиева да шушы авылда яши, аның улы Ильяс һәрчак...
      141
      0
      0
    • 1 декабрь 2013 - 12:05
      Бүген Түбән Казаклар мәчетендә Рифат хәзрәт вәгазе була
      1 декабрьдә, якшәмбе, кичке 19.00 сәгатьтә Түбән Казаклар авылы мәчетендә Зур Сәрдек мәчете имам-хатыйбы Рифат хәзрәт Ибраһимов вәгазе була. Ир-атларны, хатын-кызларны, балаларны, кайткан кунакларны көтеп калабыз. фото: http://khadijah.ru/category/books/page/5/
      148
      0
      0
    • 1 декабрь 2013 - 10:24
      Кукмараның дүрт полиция хезмәткәре Сочида тәртип саклаячак
      Сочида узачак кышкы Олимпия уеннарында җәмәгать тәртибен саклау өчен Кукмара районыннан да дүрт полиция хезмәткәре бара. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге тарихи вакыйгада катнашу хокукы алучылар менә кемнәр: 1.Алексей Трошев, полициянең участок уполномоченные 2.Альмир Җәләлиев, полициянең өлкән участок уполномоченные 3.Фәннүр Кадыйров, ведомстводан тыш...
      148
      0
      0
    • 1 декабрь 2013 - 09:56
      Сабиров Рөстәм Сәлимҗан улы бәете
      Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, Минем ошбу бәетем Дөньядан киткән Рөстәмгә Дога булып ирешсен. Әҗәл йөртә ил буйлатып, Әҗәл бирә фәрманны. Дөньялыктан киткәнче дип, Эзләдем туганнарны. Дуслар белән очрашуым Соңгысы булган икән Кукмарама да кайтырга Миңа язмаган икән. Нишләп хәлем юк соң диеп, Зарландым әле бераз. Төшләремдә еш күрдем мин Һавада ялгыз бер каз....
      505
      0
      0
    • 1 декабрь 2013 - 09:01
      "Кояшкай" приюты балалары Казанга экскурсиягә барды
      "Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар Казанда экскурсиядә булып кайтты. Биредә алар башкаланың күренекле урыннарында, циркта, кафеларда булып, төрле күңел ачу чараларында катнаштылар. Әлеге сәяхәтне балаларга приютның даими иганәчесе Гүзәл Әхтәмова оештырган. фото: http://desconto.ru/kazan/39209/ekskurs-byuro-turistiko
      145
      0
      0
    • 1 декабрь 2013 - 07:31
      Кукмара районының Танкино авылында йорт, каралты-куралар янды
      Кичә, 30 ноябрьдә, кичке сәгать тугыз туларга 20 минутлар тирәсендә, районыбызның Танкино авылында янгын чыга. Шәхси йорт, каралты-куралар янып бетә. Янгын 272 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Һәлак булучылар, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. чыганак: http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/emergency/detail.php?ID=43738
      135
      0
      0
    • 1 декабрь 2013 - 06:39
      Кукмара районында 6906 инвалид кеше яши
      1 декабрь - Халыкара инвалидларны яклау көне. БМО карары белән 1992 елдан бирле 1 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Дөньяда инвалидлар саны арта тора. Моның төп сәбәпләре булып хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып бару, тәмәке тарту, эчүчелек, наркомания кебек яман гадәтләр...
      149
      0
      0
    Реклама