Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 26 октябрь 2013 яңалыклары

    • 26 октябрь 2013 - 18:16
      Янил мәктәбе укучылары “Көзге бал – Цирк бәйрәме”ндә күңел ачты (+фото)
      Янил урта мәктәбендә бик матур, бик истәлекле "Көзге уңыш" (1-7 сыйныф) һәм "Көзге бал"(8-11 сыйныф) бәйрәмнәре үткәрелде. Көндез 1-7нче сыйныфлар үзләренең булганлыкларын күрсәттеләр. Аларга яшелчәләр, ашамлыклар белән таныштыру, мода, бию, жыр, "Иң яхшы газета" дигән эшләр бирелгән иде. Укучылар бик нык тырыштылар, бик әйбәт әзерләнгәннәр. Жюри әгьзаларыннан укытучылар: Людмила Мөлекова,...
      475
      0
      0
    • 26 октябрь 2013 - 15:14
      Бию түгәрәгенә киткән җиреннән югалган 13 яшьлек кызны эзлиләр
      Татарстан волонтерлары 22 октябрьдә Әлмәт шәһәре янындагы Түбән Мактама поселогында югалган 13 яшьлек Ренита Спирихинаны эзләүләрен дәвам итә, дип хәбәр итә ProKazan.ru порталы. Әлеге кыз мәктәпкә бию түгәрәгенә китә һәм өенә кайтмый. Бүгенге көнгә кадәр аның кайда икәнен белмиләр. Әлеге кыз бала исән-сау килеш табылыр дип ышанабыз. фото: http://news.prokazan.ru/news/view/85059
      380
      0
      0
    • 26 октябрь 2013 - 14:41
      Кукмара укытучылары баскетбол уйный
      Бүген бер төркем укытучылар Пычак урта мәктәбенә баскетбол уеннарының зона этабына җыйналды. -Ярышта Березняк, Кәркәүч, Чарлы, Пычак, Түбән Үрәс, Урта Комар мәктәпләре командалары катнашты. Ярыш бик күңелле, оешкан төстә үтте, - ди Түбән Үрәс урта мәктәбенең физик тәрбия фәне укытучысы Алик Михайлов. - Урта Комар һәм Березняк мәктәбе командалары ярышларның...
      384
      0
      0
    • 26 октябрь 2013 - 14:07
      Үз гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган бабамны бик сагынабыз
      Авыл, аның уңган, эш сөючән кешеләре, тынгысыз хезмәт турында сүз чыкса, минем күз алдына яраткан бабам - Фәрит килеп баса. Гүя, без иксез - чиксез иген кырында басып торабыз. Ә бабай безгә сөйли дә сөйли. Бабай үзенең ярты гомерен авыл хуҗалыгын алып бару, аны күтәрүгә багышлаган. Авыл хуҗалыгы институтының механика...
      382
      0
      0
    • 26 октябрь 2013 - 12:23
      Кечкенә генә Бакча-Сарай авылында игелекле кешеләр яши
      Тәкъбир әйткәннәрен бик ишетәсем килгәнлектән, мин Корбан гаетенә Бакча-Сарай авылына кайттым. Кечкенә генә авыл булса да, ир-ат халкы гаеткә шактый җыелды. Алар арасында яшүсмер балалар да күп иде. Аллага шөкер, урамга чыгып моңлы итеп тәкъбир әйткәннәрен елый-елый тыңладым. Ирләр мәчеткә кереп намаз укыдылар, азан әйттеләр. Онытылмаслык бер бәхет булды бу...
      846
      0
      0
    • 26 октябрь 2013 - 10:31
      Ноябрь бәйрәмендә яллар тоташмый
      4 ноябрь - Россиядә халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. 4, 6 ноябрь - бәйрәм, ял көннәре. Димәк, 2, 3, 4 ноябрьләрдә ял итәбез дә, 5 ноябрьдә (сишәмбе көн) эшкә чыгабыз, 6 ноябрьдә тагын ял итәбез. фото: http://onkazan.ru/novosti-kazani/zhitelei-rt-v-noiabre-zhdet-2-dopolnitelnykh-vykhodnykh.html
      412
      0
      0
    • 26 октябрь 2013 - 09:33
      Кукмара тимер юл вокзалының сәгате кайчан кире урынына куелыр икән?
      Кукмара тимер юл вокзалының сәгатен салдырып алганга 3 елдан артык вакыт узды. Вокзалны Татарстан Республикасының ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев сәгать белән кабул итеп алды. Әлеге сәгать вокзалга нур биреп тора, Кукмарабызга шәһәр төсе биреп тора, көн яктагысы бик дөрес вакытны, һава торышын күрсәтә иде. Вокзал начальнигы эшкә Нократ Аланыннан...
      401
      0
      0
    • 26 октябрь 2013 - 08:03
      Кукмарада авария урыныннан качкан автомобильләрне эзлиләр
      23 октябрьдә төнге сәгать уникеләр тирәсендә Кукмара-Сәрдекбаш юлында юл-транспорт һәлакәте булды. Чит ил автомобиле тугызлы "ВАЗ" машинасы белән бәрелешә, икенчесе һәлакәт урыныннан кача. Зыян күрүчеләр юк. Агымдагы елның 19 октябрендә кичке сәгать сигезләр тирәсендә дә поселокның Нур Баян урамында бер җәяүлене бәрдергән автомобиль качкан иде. Юл фаҗигасендә 47 яшьлек ханым...
      426
      0
      0
    • 26 октябрь 2013 - 07:13
      "Әгәр мин күзгә күренмәс кеше булсам..." - ди Әсән-Елга авылы кызы Ландыш Габдурахманова
      Без замана балалары... Газета, журналларга, телевизорга, интернет челтәренә күз салсак, искиткеч маҗаралар дөньясына чумабыз. Нинди генә мәгълүматлар, яңалыклар, уеннар, үткән буын кешеләренең уена да килмәгән яңарышлар чиксез анда. Әйтерсең адәм баласы әлеге могҗизалар илендә көчсез. Ләкин, ни генә булуга карамастан, бүгенге тормышыбызның күп якларын үзгәртергә кирәктер, минемчә. Әгәр кемдер шушы...
      425
      0
      0
    • 26 октябрь 2013 - 05:42
      Вятка Аланының "Алтын ачкыч" театры Кукмара балаларына спектакль күрсәтте
      Нократ Аланы шәһәренең "Победа" мәдәният сараенда эшләп килүче "Алтын ачкыч" театры артистлары юлда дөрес йөрү кагыйдәләре буенча сәхнә әсәре күрсәтте. Әлеге чараны Кукмараның өченче мәктәбендә укучы башлангыч сыйныф укучылары тамаша кылды. Биредә шулай ук төрле уеннар оештырылды, һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды. фото: http://prazdnikgid.ru/catalog/teatralnye-shou/101.html
      392
      0
      0
    • 26 октябрь 2013 - 04:55
      Кукмара районы халкы үз сәламәтлегенә битараф түгел
      Район үзәк дәваханәсендә кызу эш өсте: халыкны диспансеризацияләү бара. Бу чараның максаты - кеше организмында яшеренгән чирләрне ачыклап, үзвакытында дәвалау. Авыруы соңгы чиккә җиткәч кенә табибка күренүчеләр күп бит бездә, югыйсә. Ә сез үз сәламәтлегегезгә игътибарлымы? Сораштыруыбыз шул хакта. Халидә ГОБӘЙДУЛЛИНА, Түбән Казаклар авылы: -Ел әйләнә яшелчә, җиләк-җимеш, дару үләннәреннән...
      526
      0
      0
    Реклама