Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 22 октябрь 2013 яңалыклары

    • 22 октябрь 2013 - 11:11
      Балам наркоман - аны ничек дөрес юлга бастырырга?
      Бүген районыбызда наркотик матдәләр кулланучы 20 кеше наркологта исәптә тора. Шуларның унысы - наркотикны бер яки берничә тапкыр кулланып караучылар. Исәптә торучы наркоманнар арасында балалар юк. Газетабызның үткән саннарында "Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Гөлирә Гыйләҗева белән баланы наркомания юлына басудан саклап калу ысуллары турында сөйләшкән...
      384
      0
      0
    • 22 октябрь 2013 - 09:15
      Кышкы чорда балаларга сәламәтләндерү лагерьларында ял итү мөмкинлеге бар
      Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 7-18 яшьлек балалар өчен быелның декабрь, 2014 елның гыйнвар, март айларына балалар сәламәтләндерү лагерьларына, санаторийларга урыннар бүленде. Белешмәләрне район социаль яклау бүлегеннән алырга мөмкин. фото http://r2.neobroker.ru/otdyh-putevki-tury
      368
      0
      0
    • 22 октябрь 2013 - 07:06
      Балалар бакчалары өчен ата-ана түләүләре арта
      Бер-бер артлы "туып" торган яңа төр кануннарга, яңалыкларга шулкадәр ияләнеп беттек ки, күбесен нәкъ шулай булырга тиештер кебек кабул итәбез. Ут-газ, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә хак артуны да тыныч кына уздырып җибәрергә өйрәндек. Нишлисең, файдалангач түлисең, бар нәрсәгә бәяләр артканда алар гына калырмы, янәсе... Яңа елдан балалар бакчаларына да ата-аналар...
      463
      0
      0
    • 22 октябрь 2013 - 05:53
      Кукмара балалар китапханәсендә яшь экологлар өчен дәрес узды
      Кукмара балалар китапханәсе хезмәткәрләре Гөлфия Хафизова "Росинка" экология клубы әгъзалары өчен чираттагы дәрес уздырды. Биредә балалар "Филя" журналына презентация карадылар. "Серле хайваннар", "Кем нәрсә ашый?", "Кызыклы арифметика" кебек уеннарда катнашып, кроссвордлар, ребуслар чиштеләр. фото: http://gorsun.org.ru/news/2010/04/79/
      353
      0
      0
    • 22 октябрь 2013 - 05:02
      Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары гимназиядә узган семинар-практикумда катнашты
      Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында үзләренең иҗади эшчәнлекләре, тирән белемнәре, зур тәҗрибәләре булган, абруйлы мөгаллимнәребез бик күп. Мәктәптә 30-40 ел ана теленең нечкәлекләрен өйрәтеп, күп кенә алмашчылар әзерләгән Җиһаншина З.Н., Хакова Р.Г., Вәккасова Б.З., Абдуллина Н.Ш., Габбасова Г.М., Идрисов М.Г., Шәфигуллина М.Х., Зыятдинова Г.В. кебек укытучыларыбызга бүген иҗади...
      513
      0
      0
    Реклама