Бүген, 14 октябрьдә, христиан дине вәкилләре үзләренең олуг бәйрәмнәре - Покрау көнен билгеләп уза. Покрау - русчадан тәрҗемә иткәндә покров, покровительствовать, ягъни яклау сүзеннән алынган. Аның тарихы 910 елдан башлана. Дога кылучылар бу көнне Изге Анадан дөньялар тыныч булуын һәм ярдәм сорый, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр куеп,...