Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 14 октябрь 2013 яңалыклары

    • 14 октябрь 2013 - 16:48
      Янил мәктәбе укучылары укытучыларга бәйрәм оештырды
      Янил урта мәктәбендә "Укытучылар көне"нә багышланган бәйрәм узды. Укытучылар ике командага бүленеп төрле конкурсларда көч сынаштылар. Шулай ук бу көнне ЯУМ (Янил урта мәктәбе) дигән тапшыру да эшләде. Марсилә Фәхретдинова мәктәп яңалыкларын җиткерде. Җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәмнең икенче өлешендә дискотекада булды. Укытучылар да, укучылар да рәхәтләнеп күңел ачтылар. 10...
    • 14 октябрь 2013 - 13:42
      Районда 6 меңнән артык агач утыртылды
      Район халкы "Яшел дулкын" акциясенә бик теләп кушылды. Акция кысаларында районда барлыгы 6 меңнән артык агач утыртылды. Тирә-юнебезне яшелләндерү алга таба да дәвам итәчәк.
    • 14 октябрь 2013 - 12:48
      Гает көнен ничек үткәрергә?
      Корбан бәйрәме Зөхиҗҗә аеның 10нчы көненә туры килә (11 һәм 12нче көннәре дә бәйрәм көннәре булып хисаплана). Бу көндә гает намазы уку ирләр өчен вәҗеб (мәҗбүри). Корбан гаете көнендә иртә таңнан торып госел коену, авызны пакьләү, яхшы киемнәрне киеп, ислемайлар сөртеп, гает үткәрелә торган җиргә җәяү бару сөннәт санала. Гает...
    • 14 октябрь 2013 - 09:39
      Районыбызның "Кар десанты" һәм "Хәтер" төркемнәре туганнар каберлекләрен чистартты (+видеоязма)
      Республикабызда сугыш елларында үлгән хәрбиләрнең каберлекләрен тәртипкә китерү, төзекләндерү көне үтте. Янилдәге аграр лицейның "Кар десанты" бу көнне Ядегәрдәге, Олыяздагы "Хәтер" группасы Кукмараның рус зиратындагы туганнар каберлекләрен чүп үләннәрдән чистарттылар, истәлек такталарын яңарттылар.
    • 14 октябрь 2013 - 08:27
      Поселокның Таҗи Гыйззәт урамында яшәүчеләр "Яшел дулкын" акциясенә бердәм кушылды
      "Хезмәт даны" газетасы редакциясе игълан иткән "Яшел дулкын" акциясенә поселокның Таҗи Гыйззәт урамында яшәүчеләр беренчеләрдән булып кушылдылар. "Каршы нәни бакчабызда Агачыбыз бар-барын. Акциядә катнашмыйча Калырбыз мени тагын"., - дип шигырь юллары да язып, 17 төп агач утыртуларын хәбәр итте безгә шушы урамда яшәүче Рафилә Фәттахова. -"Хәзер урамыбызны миләш, балан, сирень...
    • 14 октябрь 2013 - 07:07
      Кукмара мех фабрикасы янында җиңел машина янды
      Бүген,14 октябрьдә, иртәнге сәгать уннар тирәсендә Кукмараның мех фабрикасы янында җиңел машина янды. Ут чыгу сәбәпләрен ачыклау бара.
    • 14 октябрь 2013 - 06:30
      Районыбызның христиан дине вәкилләре Покрау көнен билгеләп үтә
      Бүген, 14 октябрьдә, христиан дине вәкилләре үзләренең олуг бәйрәмнәре - Покрау көнен билгеләп уза. Покрау - русчадан тәрҗемә иткәндә покров, покровительствовать, ягъни яклау сүзеннән алынган. Аның тарихы 910 елдан башлана. Дога кылучылар бу көнне Изге Анадан дөньялар тыныч булуын һәм ярдәм сорый, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр куеп,...
    • 14 октябрь 2013 - 05:20
      Зур Сәрдек, Вахит клубларында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
      Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Зур Сәрдек мәдәният йортында төрле елларда эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәрне чакырып Коръән ашы уздырганнар. Ул күптән түгел ремонт күргән китапханәнең фонд бүлмәсендә оештырлыган. Биредә кунаклар Коръән аятьләре тыңлаганнар, кайчандыр биредә хезмәт куйган, хәзер мәрхүм булган хезмәттәшләре рухына догалар кылганнар. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган...
    • 14 октябрь 2013 - 04:15
      Кәркәүч буасын төзекләндерү төгәлләнеп килә
      Озакка сузылган көзге яңгырлар да эссе, корылыклы җәй турындагы хатирәләрне күңелләрдән юып алмады. Күпме көч куеп үстергән иген, бәрәңге уңышының көтелгәннән кимрәк җыеп алынуы бу хакта искәртеп тора. Әйе, соңгы берничә елда кабатланып килгән корылык авыл хуҗалыгы культураларын игүдә сугару системасын куллануның зарурлыгын тагын бер кат раслады. Бу ысулдан файдаланган...
    Реклама