7 октябрь 2013 яңалыклары
-
Хат ташучылар арасында узучы бәйгедә катнаш һәм зур бүләк от!
"Татмедиа" җәмгыяте республиканың почтамтлары һәм почта бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында 2014 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча бәйге игълан итә. Бәйге 2013 елның 1 октябреннән - 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул өч номинациядә үтәчәк: "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы", "Иң яхшы кече шәһәр хат ташучысы" һәм "Иң яхшы авыл...
-
Янил, Вахит авылы өлкәннәренең җитәкчеләргә рәхмәтләре зур
Янил, Вахит авылларының 150ләп өлкән кешесен җитәкчеләребез яңа клуб бинасында мул табыннар әзерләп кунак иттеләр. Хуҗалык рәисе Нәфыйк Факил улы барлык чыгымнарны үз өстенә алган, авыл җирлеге рәисе Илгизәр Хәмит улы белән бергә безне аягүрә басып сыйлады, әле күчтәнәчләр дә әзерләп куйганнар. Асфальт юллардан курчак өе кебек матур клубка килеп,...
-
Кукмара районында сентябрь аенда йогышлы авырулар турында 86 хәбәр алынган
"Роспотребнадзор"ның Кукмара төбәк бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, сентябрь аенда йогышлы авырулар турында 86 хәбәр алынган. Кискен эчәк инфекциясе, сифилис, гоноккок инфекциясе, паразитар авырулар белән - берәр, скарлатина, геморрагик бизгәк белән - 2, ОРВИ белән - 68, пневмония белән - 3, микроспория белән 7 кеше авырган. Хайваннардан 7 кеше зыян күргән....
-
Декрет ялының 4,5 ел булуы бар
"Бердәм Россия" партиясенең Мәскәүдә узган съездында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиядә декрет ялын 3 елдан 4,5 елга арттыру турындагы закон проектын оператив рәвештә кабул итәргә кирәк, дип белдерә. Баланы карау өчен бирелгән 4,5 ел вакыт бер ата-ананың хезмәт стажына кертеләчәк. Дмитрий Медведев документны оператив рәвештә кабул итәргә кирәклеген әйтте, һәм...
-
Кукмарадан Зинаида Антонова – Корылтай делегаты
Мордва республикасының Саранск шәһәрендә россияле фин-угор халыкларының 5нче корылтае узды. Корылтайда сүз әлеге халыкларның телен, мәдәниятен саклап калу, башка милләт вәкилләре белән элеккечә аңлашып яшәү турында барды. Шулай ук алдагы дүрт елга бурычлар билгеләнде. Бу җыенда безнең районнан, удмурт халкы вәкиле буларак, Зинаида Антонова катнашты. Делегатлар каршында ул үзенең җырларын...
-
Районда ярминкәләр дәвам итә
5 октябрьдә кукмаралылар Казанда сәүдә итсәләр, 6 октябрьдә Кукмарада чираттагы көзге ярминкә үтте. Бу көнне авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр Ярминкәләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Рәсемдә: Сазтамактан Илһамия һәм Ринат Минегалиевлар. Алар кукмаралыларга үз хуҗалыкларында үстергән казлар , тавыклар, яшелчәләр тәкъдим иттеләр
-
Кукмара кәҗәләре рәхәтләнеп урамда йөри
Иртә белән эшкә барганда көн саен очрашам мин алар белән. Тик нигәдер бүген генә "исәнләшеп" булмады. Исәнләшү генә түгел, авылның үзәк юлыннан барганда кайчакта "баш иеп" юл да бирергә туры килә әле үзләренә. Кемгә дисезме - Зур Кукмара авылы кәҗәләренә. Халык эшкә барганда "аккурат" алар да эшкә чыгалар да -...
-
Кукмарада икмәк бәяләре артты
Татарстанда корылык булганлыктан, быел көзгә икмәк бәяләренең артуын алдан ук чамалаган идек. Кара ипинең бәясе 1 сумга артып, 17 сум булды. Ак ипинең хакы шулай ук 1 сумга күтәрелде. Бәяләр арту 5-6 процентны тәшкил итә. Икмәктән башка тормышны күз алдына да китерә алмаганлыктан, ничә сум булса да алабыз инде... фото:...
-
Прокуратурада бердәм кабул итү көне үткәрелә
8 октябрьдә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр район прокуратурасында гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрелә. Анда гражданнарның җирле үзидарә органнары һәм аларның вазыйфаи затларының эшчәнлегенә карата дәгъвалары каралачак. Әлеге мәсьәләләр буенча прокуратурага башка көннәрне дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. фото: http://fedpress.ru