Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 2 октябрь 2013 яңалыклары

    • 2 октябрь 2013 - 12:41
      “Джоконда елмаюы” бәйгесенең икенче тур җиңүчеләре билгеле
      "Джоконда елмаюы" фотоконкурсының икенче этабы да төгәлләнде. Жюри өч конкурсантны сайлап алды. Менә кемнәр алар: 1.Рахматуллина Азалия Реваль кызы 2.4 яшь 3.Кукмара поселогы,Ворошилов урамы 4.Балалар бакчасына йөрибез 5.Җиләк-җимеш ярата 6.Мультфильмнан һәм әкияттән көлә. 1.Илгамова Әдилә Илнур кызы 2.11 яшь 3.Кукмара районы, Сазтамак авылында яши 4.Кукмараның беренче гимназиясендә 5 сыйныфта белем...
      761
      0
      0
    • 2 октябрь 2013 - 12:21
      Сарымсак үскән түтәлгә утыртылган бәрәңге ике ай эчендә өлгергән
      Быел көз яңгырлы килде. Җитмәсә, әбиләр чуагы да кунак кызыдай бер-ике көннән саубуллашып китеп барды. Тоташ яңгырлар булу сәбәпле, күпләр әле һаман да ян бакчасындагы бәрәңгесен казып бетермәгән. Октябрьдә күкнең аязуына өметләнәләр икән... Сазтамак авылында яшәүче Хәмитовлар гаиләсе исә кыздырып торган 25 июль көнендә утырткан бәрәңгеләрен казырга чыкканнар. Ян бакчадагы...
      431
      0
      0
    • 2 октябрь 2013 - 11:18
      Үрәсбаш авылында 90ны тутыручы Нәчти әби бакча да казый, утын да яра
      Үрәсбаш авылында гомер итүче, иртә яздан караңгы көзгә кадәр кырмыскалар кебек кыштыр-мыштыр бакча тирәсендә кайнашучы күршеләребез - җиңгәле-каенсеңелле Анастасия Гурьева һәм Мария Григорьеваларның берөзлексез хәрәкәттә булуларына элек-электән соклана идек. Инде тугызынчы дистәне түгәрәкләп килсәләр дә, алар ел саен кул белән бәрәңге утырталар, җәй буе аның чүбен утыйлар, китмәнлиләр, кортларын җыялар,...
      483
      0
      0
    • 2 октябрь 2013 - 06:29
      Көзге чакырылышта 90га якын Кукмара егете солдат итеге киячәк
      1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш башлану уңаеннан район хәрби комиссариатында медицина һәм хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре эшкә кереште. Барлыгы 400гә якын егет чакыртылып, аларның солдат хезмәтенә яраклымы-юкмы икәне тикшереләчәк. 90га якын егетне илне сакларга җибәрү күздә тотыла. Беренче төркем 20 октябрьдән соң юлга кузгалачак. Районда килешү(контракт) буенча хезмәт итәргә теләүчеләр...
      474
      0
      0
    • 2 октябрь 2013 - 05:16
      Районда унбиш меңләп хезмәт һәм сугыш ветераны яши
      Ветераннар советы районның унбиш меңләп хезмәт һәм сугыш ветераннарының мәнфәгатен кайгыртып яши. Сафлары сирәгәя барган Бөек Ватан сугышы ветераннары турында истәлек альбомнарын, китапларны саклыйбыз һәм тулыландырып торабыз. Әле менә сугыш чоры балаларының истәлекләрен җыйнап нәшер итәргә ниятлибез. Сугыш афәтләре - өлкән буын кичергән иң зур, кайгылы бәла бит ул. Бүгенге...
      469
      0
      0
    • 2 октябрь 2013 - 04:10
      Композитор Илгиз Зариповның чираттагы “мөгезе”
      Әй, мөгез чыгарырга оста да инде бу Илгиз. Туган авылында никадәр халыкны җыеп "Чишмә бәйрәме" үткәрү, анда үзешчән җырчыларны ярыштырып, җиңүчегә тәкә бүләк итү дисеңме?! Тракторчылар, итекчеләрне туплап менә дигән "Баламишкин" гармунчылар ансамбле оештыруы да үзе ни тора! Хуҗалыгында озынколакларының саны артып китсә, әнә: "Куян фермасы ачачакмын", - дип йөри...
      507
      0
      0
    Реклама