Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 24 сентябрь 2013 яңалыклары

    • 24 сентябрь 2013 - 12:28
      Синоптиклар Кукмарада иртәгә дә яңгыр вәгъдә итә
      Кукмарабызда коеп яңгыр ява. Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 25 сентябрьдә дә яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы 10-12 градус җылы. Атмосфера басымы 735 мм.терекөмеш баганасын тәшкил итә. Җил көньяктан. Җомга-шимбәгә һава температурасы 5-7 градус җылыдан артмаячак. Кулчатырларны да алырга онытмаска кирәк. фото: http://www.topavtor.com/publ/10-13-0-68749795
    • 24 сентябрь 2013 - 11:41
      Пчеловодтагы Роберт Димитриевның гаилә фермасында чәчәкләр үсә
      Яңгыр сибәләп торгач, Пчеловод авылындагы Роберт Димитриевның гаилә фермасында узачак семинарга барырга беренче эш итеп резина итегемне барлап куйдым, ә авыл читендә урнашкан гаилә терлекчелек фермасы безне тездән саз-пычрагы белән түгел, купшы биналары, вак таш җәелгән юллары, клумбалардагы яшел газон-чәчәкләре белән балкып каршы алды. Кинолардагы чит ил ранчосы бер якта...
    • 24 сентябрь 2013 - 09:43
      "Хәзерләүләр идарәсе" җитәкчесенә орден тапшырылды
      Хезмәткә - хөрмәт. Россия кулланучылар кооперациясен үстерүгә керткән хезмәте өчен "Хәзерләүләр идарәсе" җитәкчесе Шәйхетдинов Фирдинант Әхмәтсадыйк улы Россия Федерациясе Центрсоюз советының ордены белән бүләкләнде.
    • 24 сентябрь 2013 - 08:29
      Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан районда узачак чаралар исемлеге
      Халыкара Өлкәннәр көнен бәйрәм итүне кысаларында районда түбәндәге чаралар үткәреләчәк: 3 октябрь, район Мәдәният йортында "Сезгә булган хөрмәтебез безнең йөрәк түрендә" дип аталган бәйрәм концерты. Башлана 14 сәгатьтә, керү бушлай. 3 октябрьдә "Олимп" Боз сараенда 12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр "Боз өстендә бәйрәм" дигән массакүләм шуу . Керү пенсия таныклыгы...
    • 24 сентябрь 2013 - 07:13
      ЮХИДИ инспекторы Сәрдекбаш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына велосипед бүләк итте
      Юл йөрү кагыйдәләрен Онытма син кич-иртә. Әти-әниең синең Сау кайтуыңны көтә. Үзләре әле бу сүзләрнең тирән мәгънәсенә ныклап төшенеп җитмәсәләр дә, балалар күңелгә үткәреп сөйләделәр, светофор, юл кагыйдәләре турында дәртле матур җырлар җырладылар. Башлангыч сыйныф укучыларының "Юлда бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел" дигән кичәсенә алдан зур хәзерлек алып барылды.Уку елы...
    • 24 сентябрь 2013 - 06:13
      Пенсионер һәм инвалидларны компьютерда эшләргә өйрәтәчәкләр
      1 октябрьдән Кукмарадагы 1нче гимназия базасында компьютерларга өйрәтү буенча ике айлык бушлай курслар эшли башлый. Курсларга 2-64-65 телефоны аша яки Ворошилов урамы, 44нче йортка килеп, социаль яклау бүлегендә язылырга мөмкин. фото: http://yafor.ru/news/shobiz/index.php?auth_service_id=VKontakte&auth_service_error=1&PAGEN_1=66
    • 24 сентябрь 2013 - 05:12
      Вахит мәдәният йортында игенчеләр хөрмәтенә зур концерт булды
      Вахит авылы мәдәният йортында халкыбызның күркәм уңыш бәйрәме "Сөмбелә" һәм иҗади сезонны башлап җибәрү уңаеннан җыр-биюле, көлкеле зур концерт оештырылды. Авыл хуҗалыгында эшләүче игенчеләрне, механизаторларны җырчылар - Шамиль Шәфигуллин, Рәзил Усманов, Дилюс Нәбиев, Алсу Гарифуллина, Адель-Алмаз Муллагалиевлар, Алсу Нуриева, Рәйхан Газизуллин, Рәмзил Галиуллин, Нияз Кәримуллиннар сәламләде. "Җәүһәр" ансамбленең уртанчылар һәм...
    • 24 сентябрь 2013 - 04:11
      Поселокның Майский урамында бер йорт янды
      Кичә, 23 сентябрьдә, поселокның Майский урамында янгын булды. Бүгенге көндә янгын чыгу сәбәпләрен тикшерү эшләре бара.
    Реклама