Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 16 сентябрь 2013 яңалыклары

    • 16 сентябрь 2013 - 12:37
      Кукмара музеен республикада да беләләр
      Кукмарада "Музей - төбәк тормышында" дигән фәнни-гамәли семинар үткәрелде. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән музей хезмәткәрләре иң элек Мәчкәрә авылындагы архитектура истәлекләре, Кукмара төбәкне өйрәнү музее белән таныштылар. Семинарның фәнни-гамәли өлеше Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицейда үтте. Соңыннан кунакларга Кукмара киез итек-киез комбинатына экскурсия оештырылды.
      447
      0
      0
    • 16 сентябрь 2013 - 10:08
      Районыбызның 90, 95 яшьлек юбилярларын Рәсәй Президенты котлый
      Сентябрь аенда районыбызның Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары: Кукмарадан Җәүһәр Бәдретдинова, Өлгедән Фәйзрахман Зарипов, Күкшелдән Сәрвәр Галимуллина, Оман-Оштырмадан Закирә Вильдановалар үзләренең 90, 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Кукмарадан Шаргыя Мотыйгуллинага иртәгә 90 яшь тула. Юбилярларның барысына да Россия Президентының Котлау хатлары тапшырыла. "Хезмәт даны" газетасы редакциясе дә юбилярларны гомер...
      473
      0
      0
    • 16 сентябрь 2013 - 08:52
      Кукмарага җырчы Илсөя Бәдретдинова килә
      20 сентябрьдә кичке сәгать җидедә район Мәдәният йортында Илсөя Бәдретдинова үзенең өр-яңа концерт программасы белән чыгыш ясый. Билет хакы 250-300 сум. Рәхим итегез. фото: http://kurshe.ru/ilsiya-badretdinova
      419
      0
      0
    • 16 сентябрь 2013 - 07:09
      Күргәзмә-ярминкәдә җиңүчеләр дә билгеләнде
      Мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсендә һәр номинация буенча баллар куелып, җиңүчеләр билгеләнде. Балалар бакчалары арасында беренче урынга 8нче номерлы "Гөрләвек", 2нче номерлы "Чулпан" балалар бакчалары чыкты. Икенче-өченче урыннарны 6нчы номерлы "Салават күпере", 4нче номерлы "Ләйсән", Купка авылы, 10нчы номерлы "Ромашка", 9нчы номерлы "Миләшкәй", Сазтамак авылы балалар бакчалары бүлеште. Башлангыч мәктәпләр арасында беренче...
      395
      0
      0
    • 16 сентябрь 2013 - 06:38
      Район башлыгы һәр тармакка мөһим бурычлар куйды
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин уздырган дүшәмбе киңәшмәсендә сүз җылылык челтәрен тулысынча хәзерлек сызыгына куеп, сынап карау, районда бара торган төзелеш эшләрен - Олыязда урта мәктәп, Ныртыда һәм Түбән Өскебашта полиция йортлары, поселокта күпкатлы йортлар, футбол кыры, төрле участокларда юл төзелешләрен дәвам итү, сыйфат дәрәҗәсенә игътибарны арттыру, Өлкәннәр көненә хәзерлек турында...
      471
      0
      0
    • 16 сентябрь 2013 - 04:09
      Кешегә начарлык эшләсәң, үзеңә әйләнеп кайта
      Арабызда сәер адәмнәр дә очрый. Үзләренчә кызык эшләгән булалар, әмма андыйлар уен-көлкедән ерак торалар. Башкалардан көләргә, җае чыккан саен мыскыл итәргә яраталар. Үзләрен акыллыга санап йөриләр, ә эшләре чыпчык тезеннән генә була. Садистлар кебек үз гамәлләреннән тәм табалар, ләззәт алалар бит әле, башкалар уңышка ирешсәләр, андыйлар шатланмый, кара янып йөри....
      542
      0
      0
    Реклама