Эшсезлек, эчкечелек, җинаятьчелек арткан хәзерге кризис шартларында авыр тормыш ситуацияләренә юлыккан гаиләләр саны да арта бара. Аларда еш кына балаларны тәрбияләүгә игътибар җитми, балалар әти-әниләре тарафыннан физик, эмоциональ, психик җәберләүләргә дучар ителәләр. "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә әнә шундый 50 гаилә исәптә тора, аларда 122 балигь булмаган бала үсә....