Район советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем Поч.Кучук, Княгор, Кенәбаш, Нырты, Төркәш, Шепшеңәр авылларында булып, мәктәп, балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушерлык пунктларының эшчәнлеген, яңа уку елына хәзерлеген тикшерде. Башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, санитар, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, мәктәп яны участокларының торышы - боларның һәрберсе комиссия тарафыннан бәяләнде....