Каенлыкта узган Төзүчеләр көне бәйрәмендә кукмаралылар милли утар тәкъдим итте
Казанның Мирный бистәсендә урнашкан Каенлыкта Төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә Кукмарадан район җитәкчелеге, мәдәният үзәге, музей, балалар сәнгать мәктәбе, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, "Лубян урман-техника көллияте", "Кукмара кулланучылар җәмгыяте", "Кукмара киез итек-киез комбинаты" хезмәткәрләре, "Нурминкә бизәкләре", "Җәүһәр", "Чәчкә", "Баламишкин", "Сердәш" ансамбльләре катнашты. Кукмара төзүчеләре көче белән торгызылган милли утарда...