Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 25 июль 2013 яңалыклары

    • 25 июль 2013 - 11:48
      "Кайнар линия" эшли башлады
      Игътибар! Наркотик матдәләр сатылу урыннары һәм аларның законсыз әйләнеше белән бәйле башка проблемалар турында хәбәр итү өчен район прокуратурасында "Ышаныч телефоны" һәм "Кайнар линия" эшли башлады. Мәгълүматларны 2-85-22 әәм 2-65-49 телефоннары аша җиткерергә мөмкин. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 25 июль 2013 - 11:32
      Казанда дөньядагы беренче Универсиада музее ачылачак
      "Татмедиа" массакүләм мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, тиздән Казанда дөньяда моңарчы беркайда булмаган Универсиада музее ишекләрен ачачак. Ул Универсиада авылында урнашкан Халыкара мәгълүмати үзәк бинасында торгызылачак. Хәер, Универсиада көннәрендә вакытлыча ясалган әлеге музейда инде 11112 кеше, шул исәптән Россия премьер-министры Дмитрий Медведев та кунак булганнар. Халык өчен музейның рәсми ачылышы сентябрьгә...
    • 25 июль 2013 - 10:30
      "Нараткай" лагеренда Сургут кызы әйдаман булган
      Камышлы авылы янында урнашкан "Нараткай" лагеренда бүгенге көндә 97 бала ял итә. Әлеге смена 31 июльгә кадәр эшләячәк. Өченче сменага исә бер төркем чаңгычыларның килүе көтелә. -Биредә балаларга ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган, - ди лагерь начальнигы Любовь Романова. - Мин үзем "Нараткай"да беренче сыйныфтан ял...
    • 25 июль 2013 - 09:40
      Тәмәке белән аракыга бәя арта?!
      Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, тиздән аракы һәм тәмәке бәяләре кабат артачак. Бер шешә аракының бәясе 300 сум, тәмәкенең уртача бер кабы 100 сум торачак. Бу күренешне Роспотребнадзор җитәкчесе Геннадий Онищенко аракы һәм тәмәке белән көрәшүнең бер алымы булачак дип атаган. Ягъни, бәяләре арту сәбәпле, сәламәтлеккә зыян салучы әлеге товарларга ихтыяҗ кимергә...
    • 25 июль 2013 - 08:48
      Янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итте
      Урып-җыю чорында янгын күзәтчелеге кагыйдәләрен үтәү басуда һәм ындыр табакларында эшләүчеләр, хезмәтне оештыручы белгечләр өчен иң зур бурыч булып тора. Игеннәрне урганда комбайннар, тракторлар һәм эчке яну двигательләре булган башка машиналарда янгын чыгу очраклары аз түгел. Шуңа урып-җыюда кабызу һәм ягулык бирү системалары көйләнгән техника гына эшләргә тиеш. Ашлык киптерү...
    • 25 июль 2013 - 08:16
      Рүзәл Мөхәммәтшин – “Ак Бүре” авторы
      Рүзәл Мөхәммәтшин исемен бүгенге әдәбият һәм мәдәният дөньясында белмәүчеләр сирәктер. Ник дигәндә, районыбызның Татар Толлысы авылында туып-үскән Рүзәл "Ак бүре" дөньякүләм татар операсына либретто иҗат итте. Әлеге эпик опера-әкият Казанның Игенчеләр сарае алдындагы мәйданда, Казанда узган Универсиада көннәрендә сәхнәгә куелды. Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан симфоник оркестры проектына Рүзәл ничек алынган?...
    • 25 июль 2013 - 07:13
      Иҗади конкурс игълан ителде
      "Хезмәт даны" газетасы каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсе һәм "Мәхмүтфильм" киностудиясе иң яхшы киносценарийларга конкурс игълан итә. Киносценарийның дәвамлылыгы 10 минуттан алып, сәгать ярымга кадәр булырга мөмкин. Темалары юмор-сатирадан алып драма әсәрләренә кадәр чикләнмәгән. Иң яхшы киносценарий авторларына 2 меңнән 10 мең сумга кадәр премияләр тапшырылачак, кино төшерелгән очракта гонорар...
    • 25 июль 2013 - 06:34
      Бразилия оештырган конкурста "Кояшкай" да катнаша
      "Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Нәрсә ул Бразилия?" Бөтенроссия конкурсында катнашырга алындылар. Әлеге бәйгенең оештыручылары - Россиянең балалар дәүләт китапханәсе һәм Бразилиянең Мәскәүдәге вәкиллеге. Бәйгегә әзерлек барышында балалар декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен башкару өчен квиллинг техикасына, шулай ук, пычкы чүбе, бөртекле кофе белән сәнгать әсәрләре тудырырга өйрәнгәннәр. Хәзер балалар түземсезлек белән...
    • 25 июль 2013 - 05:31
      "Поездны озатып калдык"... яки фәлсәфи уйланулар
      Сеңлемнең нәни улына поездларны якыннан күрсәтү өчен тимер юл янына юнәлдек беркөнне. Игеннәре җыелып, моңсулык иңгән басу юлы аша атлыйбыз. Баш түбәсен кояш кыздыра, түземлекне сынап, яныбызда кигәвеннәр бөтерелә. Тәмам азды быел канэчкеч бөҗәкләр. Шулчак аяк астында зур гына чикерткәне күреп алдык. Кызыл канатлы үзе, гәүдәсен чак күтәреп, бака сыман...
    • 25 июль 2013 - 04:33
      Кукмарада кыр батырлары арасында ярыш игълан ителде
      Районыбызда урып-җыю, көзге чәчү һәм башка кыр эшләрендә катнашучылар арасында ярыш игълан ителде. Аңа 7 көн саен йомгак ясалып, беренче урынга чыкканнарга район башлыгының рәхмәт хаты һәм 800 сум, икенче урынга - 700 сум, өченче урынга 600 сумга акчалата премияләр тапшырылачак. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    Реклама