Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 24 июль 2013 яңалыклары

    • 24 июль 2013 - 18:45
      Кукмарада тагын юл фаҗигасе – 30 яшьлек ир-егет үлгән
      Шушы көннәрдә районыбызда тагын бер юл -транспорт һәлакәте булып, анда 30 яшьлек Пүчинкә-Шәмәрдән авылы кешесенең гомере өзелде. Бәхетсезлек очрагы Кукмара-Шәмәрдән юлының 14 чакрымында, кичке сәгать унберләр тирәсендә була. Руль артына утырган ир-егет тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә юлның каршы як хәрәкәт өлешенә чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Шофер урында ук...
    • 24 июль 2013 - 12:22
      “Кояшкай”да “Каршылыклы юл” уеннары узды
      "Кояшкай" социаль приютында "Каршылыклы юл" дигән уеннар кичәсе узды. Әлеге чарада биредә тәрбияләнүче 16 бала катнашты. Балалар "Нәниләр" һәм "Пепси" дигән ике командага бүленеп, төрле спорт уеннарында катнашты. Шулай ук, табын артында чәй эчүләр, концерт номерлары белән чыгыш ясаулар да оештырылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Каршылыклы юл" уеннарында дуслык җиңде. фото:...
    • 24 июль 2013 - 11:54
      24 июль – Халыкара эрүчән кофе көне
      Билгеле булганча, кофе - кофе агачында үскән бөртекләрдән ясала торган хуш исле һәм тәнгә көч бирүче эчемлек. Махсус технологик процесслар ярдәмендә, кофе агачының әлеге орлыкларын сусызландыралар һәм аңардан гранула, соңыннан порошок хәленә китереп, без һәр иртә куллана торган кофе ясыйлар. Беренче эрүчән кофе моннан 112 ел элек уйлап табыла. Авторы...
    • 24 июль 2013 - 09:52
      Бүген "Боз сарае"нда "Тылсым"га йөрүчеләр тимераякта шуды
      Бүген Кукмараның "Боз сарае"нда районыбыз буенча җәзалар башкару инспекциясе һәм "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыр хәлдә калган гаиләләр өчен "Тимераякта шуу сәгате" уздырдылар. Биредә "Тылсым"га йөрүче биш гаилә, барысы 16 кеше катнашты. Әлеге чараның төп оештыручысы - Кукмара буенча җәзалар башкару инспекциясе булды. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 24 июль 2013 - 08:54
      Березнякта яңа су башнясы куйганнар
      Березняк авылында яшәүче Рәйханә Шәмсетднова хәбәр итүенчә, авылның югары очында яшәүчеләр җәй көннәрендә суга тилмерә торган булганнар. Ә бу көннәрдә биредә яңа башня сафка баскан. Хәзер су барлык йортларга да көне буе килә икән. - Бу эштә күп көч куйган авылыбыз җирлеге башлыгы Альбина Сибгатуллина һәм хезмәте кергән барлык кешеләргә...
    • 24 июль 2013 - 06:00
      Яңа Каенсар авылы юл төзелеше 28 миллион сумга төшә
      Быел федераль программа кысаларында 6 торак пунктка - Югары Өскебаш, Битләнгер, Яңа Каенсар, Үрәсбаш, Иске Оча, Балды-Кенә авылларына керү юллары төзелә. Яңа Каенсар авыл юлы төзелеше 28 миллион сумга төшә һәм ул инде тәмамлану алдында тора. -Июнь аенда эшкә керешкән идек, - ди "Татавтодор"ның Саба филиалы составындагы Кукмара юл төзү-ремонтлау...
    • 24 июль 2013 - 04:34
      "Нараткай"да сәламәт яшәүгә багышланган акция узды
      Район мәдәният йорты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре "Нараткай" лагеренда ял итүче балаларга "Сәламәт яшәү рәвеше өчен" дигән акция уздырды. Ул наркомания темасына багышланган иде. Биредә балалар өчен интерактив һәм халкыбызның милли уеннары оештырылды, Алсу Минһаҗева, Руфинә Габделхәева һәм башка үзешчән яшь җырчылар катнашында концерт күрсәтелде. Наркоманиягә каршы эшләнгән...
    Реклама