Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 16 июль 2013 яңалыклары

    • 16 июль 2013 - 11:33
      Казан Сабан туенда “Кукмара” милли утарыннан халык өзелмәде
      Узган шимбәдә Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе узды. Әлеге чараның XXVII Бөтендөнья студентлар Универсиадасы барган көннәрдә оештырылуы юкка түгел - бу көнне яшь студентлар, спортчылар, җәйге спорт Уеннарының мәртәбәле кунаклары бәйрәм чараларында катнашып, татар халкының көнкүреше, милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышты, ял итте,...
    • 16 июль 2013 - 10:22
      Түбән Өскебаш җирлегендә быел 4 бала туган
      Түбән Өскебаш авыл җирлегендә быел 4 кеше дөньяга килеп, 12 кеше бакыйлыкка күчкән. Узган ел белән чагыштырганда, туучылар саны кимеп, үлүчеләр саны арткан. Узган ел биредә 5 сабый дөньяга авыз салса, 7 кеше вафат булган. Бүгенге көндә Түбән Өскебаш җирлегенә биш авыл карый, 1170 кеше яши. фото: http://sytno.info
    • 16 июль 2013 - 09:00
      Район башлыгы "Әсәнбаш" агрофирмасы басуларында булып кайтты
      Күптән түгел "Әсәнбаш" агрофирмасын яңа генераль директор - Фәрид Моталлапов җитәкли башлады. Читтән килгән кеше буларак, аны урындагы хәлнең торышы, беренче чиратта хәл ителергә тиешле проблемалар, алда торган бурычлар белән таныштыру максатыннан, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин әлеге агрофирмада булып кайтты. Алар басуларда, "Заря" бүлекчәсенең терлекчелек комплексында булдылар, сенаж салуның торышы...
    • 16 июль 2013 - 07:22
      Кукмараның приют балалары Казанда футбол уены карады
      "Кояшкай" социаль приютында Казанда узучы Универсиада уңаеннан спорт чаралары атналыгы дәвам итә. Узган атнада приют балалары һәм җитәкчеләре Казанга барып футбол ярышын тамаша кылган булса, бу атнада баскетбол карарга баралар. Шулай ук Универсиада уңаеннан приютта балалар һәм хезмәткәрләр арасында волейбол ярышы узган. Спорт чараларында катнашмаган балалар рус халык әкияте "Василиса...
    • 16 июль 2013 - 06:38
      Татарстан Президенты Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү турында фәрманга кул куйды
      Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтү турындагы Указга кул куйды. Ураза бәйрәме - 8 августта, Корбан бәйрәме 15 октябрьдә билгеләп үтеләчәк. фото: http://kazan.dkvartal.ru
    • 16 июль 2013 - 04:52
      Якташыбыз Рөстәм Гарифуллин Брюссельгә йөгереп барган
      Вахит авылы егете, Лубян урман техник көллиятендә физик тәрбия җитәкчесе булып эшләүче Рөстәм Гарифуллинның Казанда үтә торган Универсиада Уеннарына турыдан-туры катнашы бар. Чөнки ул - Бөтендөнья студентлар Уеннарын Казанда үткәрүне яклап, моннан биш ел элек Брюссельгә кадәр барган марафончыларның берсе. Универсиада барган көннәрдә Рөстәм белән очрашып, хатирәләрне яңарттык. -Рөстәм, меңләгән...
    • 16 июль 2013 - 04:19
      Кукмара районында еланнар бар
      Черки-чебен, кигәвен, боҗан, саранча... Уф, җәйнең ямен-тәмен бозып, үрчепме-үрчеде быел бу юньсез бөҗәкләр. Өстәвенә озакка сузылган эсселектән кайбер авылларда еланнар күбәйгән. -Балалар елга буена төшәргә куркалар,- ди Битләнгер авылыннан Венера Нотфуллина.- Елгага илтүче тыкрыкны ике яклап таллык басты, шунда еланнар бар. Элгәре сарык көтүе яшь талларны кыркып тора иде, өч-дүрт...
    Реклама