Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 15 июль 2013 яңалыклары

    • 15 июль 2013 - 12:15
      Кукмаралылар Халыкара демократия көнен билгеләп уза
      Бүген, 15 июль - Халыкара демократия көне буларак билгеләнеп үтә. Нибары биш ел барлыкка килгән әлеге бәйрәм демократик дәүләтләрдә һәм демократик режим булмаган илләрдә дә билгеләнеп уза. Бу көнне төрле партоешмаларда һәм дәүләт учреждениеләрендә кеше иреге һәм җәмгыятьтәге хокуклары турында сөйләшүләр, чаралар оештырыла. фото: http://www.nlb.by
    • 15 июль 2013 - 10:48
      Саранча Сазтамакка җиткән
      Сазтамак авылында яшәүчеләр инде икенче көн рәттән саранчага тап булды. Алар чүп үләннәре, ян бакчада үсеп утыручы люцерна печәнендә "көн күрә" башлаганнар. Искәртеп узабыз, саранча инде ике атна чамасы элек күрше Мамадыш районын сарып алган иде. Шуңа күрә игътибарлы булуыгыз һәм әлеге корткыч бөҗәккә юлыксагыз, көрәшергә әзер булуыгыз сорала. фото:...
    • 15 июль 2013 - 10:03
      Кукмарада Маяковскийны искә алалар
      19 июльдә Кукмара балалар китапханәсендә Владимир Маяковскийның тууына 120 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең әсәрләре буенча әңгәмә һәм китапларыннан торган күргәзмә уздырылачак. Әлеге чарада ул көнне китапханәгә килгән һәр бала һәм әти-әниләре катнаша ала. "Бар тавышка!" дип аталган китап күргәзмәсенә рәхим итегез! фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 15 июль 2013 - 08:53
      Кукмара почтамты җитәкчесенә "Элемтә мастеры" исеме бирелде
      Почта хезмәткәрләре көне уңаеннан Кукмара почтамты җитәкчесе Райнур Фәхриевка "Элемтә мастеры" исеме, Кукмара почтамты җитәкчесе урынбасары Рәсүлә Баһамановага "Россия почтасы"ның Мактау грамотасы бирелде. Шулай ук Лубян почтамты операторы Мәүҗидәбикә Шәихова, Кукмара почтамт операторы Лилия Михайлова, Кукмара почтамтының почта бүлеге җитәкчесе Әлфия Галиуллина, Сәрдекбаш почтальоны Финдия Ризаһетдинова, Ядегәр почтальоны Разыя Фатыхова,...
    • 15 июль 2013 - 07:18
      Кукмарада агачлар корый
      Җәй буе торган эссе, коры һава Кукмара табигатенә дә тискәре йогынты ясый. Урамнарда дистә еллар үсеп утырган агачлар корый башлады. Ленин урамының стоматология поликлиникасы янында, мәсәлән, каен, миләш агачлары корыган. Мондый хәл башка урамнарда да күзәтелә. Киләчәктә агач утыртканда аларның корылыкка чыдам булуын да искә алырга кирәктер. Мәсәлән, юкә, алмагачларның...
    • 15 июль 2013 - 06:36
      Район башлыгы һәр тармакка бурычлар куйды
      Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә сүз игеннәрне урып-җыюга керешү, терлек азыгы хәзерләүне дәвам итү, кышлату чорына хәзерлек чаралары күрү, районда бара торган төзелеш-ремонт эшләрен сыйфатлы итеп башкару, алдагы ягу сезонына хәзерләнү, балаларның ялларын нәтиҗәле итеп оештыру, спорт чараларына тарту һәм башка мәсьәләләр турында барды. Һәр тармакка төгәл бурычлар...
    • 15 июль 2013 - 05:10
      Туембашта буа төзекләндерелде
      Туембашта ПМК "Мелиорация" җәмгыяте Саба җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы авыл буасын төзекләндерү эшен тәмамлады. Биредә буаның каршы ягына 4 метр киңлектәге, 60 метр озынлыктагы фундамент салынды, 150 кубометр таш җәелде, сулык 1 метр 57 сантиметрга биегәйде. Пожарный гидрант куелды. Биянең элекке киңлеге 70 метр булса, хәзер 120 метрга җитте. Балаларга су...
    Реклама