Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 10 июль 2013 яңалыклары

    • 10 июль 2013 - 12:17
      Зур Кукмарада Динар Хафизов истәлегенә футбол ярышы узды
      Зур Кукмара авылы яшьләре спортны үз иткән, гомерләре вакытсыз өзелгән авылдашлары Рамил Нуриев, Динар Хафизов, Алмаз Гаязовларны онытмыйча, алар истәлегенә ел саен спонсорлар ярдәме белән футбол турнирлары оештыралар. Әле кайчан гына Динар Хафизов истәлегенә авылның спорт мәйданчыгында сигез команда катнашында футбол турниры үткән иде. Узган ял көнне исә Алмаз Гаязовны...
      0
      0
      0
    • 10 июль 2013 - 11:15
      Кукмара үзешчәннәре Универсиада Паркында чыгыш ясады
      9 июльдә районыбыздан 215 кеше Универсиада-2013 Уеннары кысаларында Универсиада Паркында оештырылган мәдәни чарада катнашып кайттылар. Үзешчән артистларыбыз татарларның "Нурминкә бизәкләре", мариларның "Кнавел", удмуртларның "Инвожо", керәшеннәрнең "Карендәшләр" фольклор ансамбльләре, "Ләйсән", "Улыбка", "Импульс", "Выше радуги", "Җәүһәр" һәм "Сөмбелә", "Чәчкә", "Энҗе", "Акварель" ансамбльләре, "Баламишкин" гармунчылары - Кукмара җирлегендә яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган...
      367
      0
      0
    • 10 июль 2013 - 09:44
      Узган ел районда 189дан артык гүзәл зат аборт ясаткан
      Кукмара үзәк дәваханәсенең профилактика кабинеты фельдшеры Елена Исаева хәбәр итүенчә, 9-15 июльләрдә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" бәйрәме уңаеннан сырхаухәнанәгә килүче хатын-кызлар консультация вакытында аборт турында мәгълүмат алып китә ала. Моның өчен нибары табибларга әлеге мәсьәлә буенча әзерләгән сорауларны гына бирергә кирәк. Искәртеп узабыз, узган ел районыбызда 189дан күбрәк хатын-кыз аборт...
      321
      0
      0
    • 10 июль 2013 - 08:24
      Сазтамакта җиденче тапкыр футбол турниры узды
      Сазтамак авылында шушы авылның игелекле егете Фирдинат Шәйхетдинов иминицативасы белән җиденче тапкыр традицион футбол турниры үтте. Турнирда балалар группасында Байлангардан 1нче команда җиңү яулады, өлкәннәр арасында Нур Баян урамы егетләре беренчелекне бирмәде һәм Күчмә Кубокка ия булды. Җиңүчеләргә хәзерләүләр идарәсенең бүләкләре тапшырылды. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      370
      0
      0
    • 10 июль 2013 - 07:01
      Саранча Кукмара районына да килеп җитте
      Эссе җәй төрледән-төрле бөҗәкләрнең күпләп үрчүенә китерде. Республикабызның кайбер районнарында инде күптән онытылган саранча баш күтәрде. Мондый хәлне өлкәннәр дә хәтерләми. -Үз гомеремдә саранча һөҗүмен күргәнем булмады,-ди Тәмәй авылыннан 76 яшен тутырып килүче Фәүзия апа. Березняк авылында яшәүче 85 яшьлек Камил абый Газизҗанов та: -1948 елдан бирле колхозда бригадир булып,...
      396
      0
      0
    • 10 июль 2013 - 05:04
      Район пенсионерлары китапханәдә газета-журналларга күзәтү ясый
      Кукмара Үзәк китапханәсендә Татарстанда нәшер ителә торган газеталарга күзәтү формасындагы әңгәмә узды. Әлеге әңгәмә "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче пенсионерлар катнашында оештырылды. Өлкәннәр "Сөембикә", "Идел", "Татарстан", "Мәйдан" һәм башка журналларда дөнья күргән кызыклы язмалар турында сөйләштеләр, фикерләр алыштылар. фото: http://www.visualrian.ru
      414
      0
      0
    • 10 июль 2013 - 03:55
      Кукмаралылар пенсияләрен арттыра
      Мул пенсия алып тыныч яшәү өлкән буын кешеләренең иң зур теләгедер, мөгаен. 2008 елның 30 апрелендә гамәлгә кергән "Пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә взнослар кертү һәм пенсия тупланмасын формалаштыруда ярдәме" турындагы 56нчы Федераль Закон нәкъ менә шул максатны күздә тота да. Бу программа эшли торган гражданнар өчен булачак пенсияләре күләмен дәүләт...
      340
      0
      0
    Реклама