Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 4 июль 2013 яңалыклары

    • 4 июль 2013 - 12:36
      Кукмара киез итек-киез комбинаты хезмәткәрләре Президент Рәхмәте алды
      Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм республикада җиңел сәнәгатьне үстерүгә лаеклы өлеш кертүләре өчен "Кукмара киез-итек комбинаты" ачык акцинерлык җәмгыяте хезмәткәрләре: 2нче тарау-калыплау цехы башлыгы Абдуллина Тәнзилә Хәйретдин кызына, әзер продукция склады мөдире Ишмукова Рауза Миңнешакир кызына, сак хезмәте башлыгы Хәсәнов Рәшит Дими улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
    • 4 июль 2013 - 12:04
      Фемер хуҗалыгы "Кукмара сөте" җитештерә
      Красный Октябрь авылында яшәүче Ибраһимов крестьян фермер хуҗалыгы "Кукмара" сөте җитештерә башлады. Ул 3,2 майлылыкта, 900 граммлы пакетларда чыгарыла. Сөтне поселок кибетләреннән сатып алырга мөмкин. фото: http://www.finobzor.com.ua
    • 4 июль 2013 - 11:06
      Районыбызның "Кояшкай" приюты балалары Болгарны күреп кайтты
      "Кояшкай" социаль приютыннан 11 бала һәм 2 тәрбияче Татарстанның Болгар шәһәренә экскурсиягә барып кайтты. 10-16 яшьлек балалар биредә борынгы мәчетләр, мавзолейлар, "Кара палата", "Ханнарның йокы бүлмәләре", "Болгар городищесы" кебек тарихи архитектура һәйкәлләре белән таныштылар. Әлеге экскурсия "Кояшкай" приютының үз матди ярдәме белән оештырылды. фото: http://www.aerotour.ru
    • 4 июль 2013 - 09:42
      Советлар Союзы Герое Петр Воробьевка105 яшь тулыр иде
      Исән булса, якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Воробьевка бүген 105 яшь тулган булыр иде. Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган райондашларыбыз арасында Петр Егорович Воробьев та бар. Ул 1908 елның 4 июлендә Танькино авылында туа. Сугышка кадәр һәм сугыштан соң 25 ел колхоз рәисе булып эшли....
    • 4 июль 2013 - 08:31
      Кукмарада урлыйлар һәм әтиләре балаларын кыйный
      23-29 июньдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә 76 гариза һәм хәбәр алынды, шуларның 11е - кыйнау, 10сы - вакытсыз үлем, 2се - криминаль булмаган тән җәрәхәтләре алу, 4се - гражданнарның хәбәрсез югалуы, 10сы юл-транспорт һәлакәтләре (1кеше зыян күрде) турында иде. Үтерү белән янау, үз-үзен үтерү,...
    • 4 июль 2013 - 06:59
      "Шәфкать" яңа төркем балалар кабул итә
      Кукмараның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә савыгу узарга теләгән балалар өчен яңа төркем кабул итү башланды. Бирегә Кукмара, Балтач, Саба, Мамадыш районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән балалар җыела башлаган инде. Хәзерге вакытта табиблар белән консультацияләр бара. Бу юлы балалар тернәкләнү белән бергә конкурсларда, табигатькә экскурсияләрдә, төрле түгәрәкләрдә катнаша ала. Шулай ук, җәйге хезмәт...
    • 4 июль 2013 - 05:49
      Аш.Буҗи балалары китапханәдә дару үләннәре белән таныша
      Аш.Буҗи авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Дару үләннәре" дигән кичә үткәрелде. Китапханәче Алсу Ярмиева оештырган әлеге чараның максаты - укучыларның кызыксынуын үстерү, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү булып торды. Кичә барышында укучылар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, җыярга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Шулай...
    • 4 июль 2013 - 05:22
      Кукмара элеваторында узган республика зона семинарында сүз урып-җыюга хәзерлек турында барды
      Кукмара элеваторында игеннәрне урып-җыюга хәзерлек мәсьәләләренә багышланган республика зона семинары булды. Анда катнашучылар элеваторның яңа ашлык кабул итүгә әзерлеге, хезмәт шартлары, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше белән таныштылар.
    • 4 июль 2013 - 04:02
      Кукмарада 13 яшьлек балалар мотоциклда йөри
      Җәй көне авыл халкы өчен иң уңайлы, ягулыкны иң аз сарыф итә торган транспорт, әлбәттә, мотоцикл. Әмма статистикадан күренгәнчә, иң күп бәла-казаларга очраулар да нәкъ менә мотоциклчылар белән бәйле икән. Агымдагы елның алты аенда районда мотоцикл, скутер, мопедчылар катнашында 4 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 1 кешенең гомере өзелгән, ә 4се...
    Реклама