Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 1 июль 2013 яңалыклары

    • 1 июль 2013 - 11:59
      "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе бара
      Июнь аенда Татарстанда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән "Үз мәктәбеңә булыш" дигән акция старт алды. Акциянең оештыручылары - республика мәгариф һәм фән, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, "Татмедиа" Республика агентлыгы. Әлеге акция җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне һәм теләге булган һәркемне үзләре белем алган мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтүгә тартуга юнәлдерелгән. Кукмаралыларны...
    • 1 июль 2013 - 10:51
      Ташлы-Елгада суүткәргечкә реконструкция ясалды
      Ташлы-Елга авылының Татарстан урамындагы суүткәргечкә реконструкция үткәрелде, 50шәр тонналы яңа ике башня куелды. Әлеге суүткәргеч 1982 елда эшләнгән һәм тишелү сәбәпле авыл халкын еш кына сусыз калдыра торган булган. Шулай ук Күркәүч авыл җирлеге быел Бурсык-Елга һәм Кәркәүчтәге суүткәргечләргә дә реконструкция уздырырга җыена. фото: http://bnews.kz/ru/news/post/104479/
    • 1 июль 2013 - 08:38
      Кукмара китапханәсендә - яңа күргәзмәләр
      Кукмара үзәк китапханәсендә наркоманиягә каршы "Наркомания - билгесезлеккә юл" дип аталган әңгәмә-күргәзмә узды. Бу атнада исә Кукмара балалар китапханәсе күргәзмәләргә бай булачак, алар 5 июльдән эшли башлый. Владимир Сутеевның тууына 110 ел тулуга багышланган "Күңелле вакыйгалар", Андрей Усачев тууына 55 ел тулуга багышланган "Шагыйрь-әкиятче", Петр Перцов тууына 80 ел тулуга...
    • 1 июль 2013 - 06:00
      Кукмарада "Кайнар линия" эшләячәк
      10 июльдә, 10-12 сәгатьләрдә Татарстан Росреестр идарәсенең Кукмара бүлегендә "Кайнар линия" эшләячәк. Күчемсез милеккә хокукны һәм алар белән алыш-биреш итүләргә дәүләт теркәве үткәрү турындагы сорауларга бүлек җитәкчесе Люция Шәкертова, дәүләт җир контроле буенча сорауларга дәүләт җир инспекторы Ильяс Закиров җавап бирә. "Кайнар линия" телефоны: 8 (84364) 2-64-01. фото: http://pda.to62.rosreestr.ru
    • 1 июль 2013 - 05:58
      Мин ничек балыкчы булдым!
      "Мине дә балыкка ал инде!" - дип, абыемны үгетли торгач, 7 яшьлек энемне ияртеп, беркөнне кич Уразай буасына юл тоттык. Җизниләр гаиләсе мине балыкка сугышка киткән кебек озатып калды. Бер төенчек ашау-эчү, җылы киемнәр, яңгыр яуса дип кулчатыр, резин сапоги, хәтта җылы одеял да биреп җибәрделәр. Балыкка баруым беренче тапкыр...
    Реклама