Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 24 июнь 2013 яңалыклары

    • 24 июнь 2013 - 11:58
      Якташларыбыз "Безнең Россия. Энциклопедия" тупланмасына кертелде
      "Росмедиа" җәмгыятендә 2012 елда 5000 данә тираж белән дөнья күргән "Безнең Россия. Энциклопедия" тупланмасы кукмаралылар өчен аеруча кызыклы. Илебез һәм республика җитәкчеләренең төсле фотосурәтләре белән аларның тормыш юлларын һәм эшләрен тасвирлаудан башланган бу китапта безнең районнан Лубян урман хуҗалыгы техникумы директоры Мулланур Гобәйдуллин, Кукмара балалар сәнгать мәктәбе директоры Дамир Рафиков,...
    • 24 июнь 2013 - 10:12
      Кукмарага Кытай һәм Австралиядә яшәүче милләттәшләребез кайтты (+фото)
      Районыбызга Кытай һәм Австралиядә яшәүче милләттәшләребез килеп китте. Алар Башкортстанның Туймазы районында узган авыл бәйрәме кысаларында Татарстанга сәяхәткә чыкканнар . Кунаклар арасында тамырлары белән Арпаяз авылыннан булган, хәзер Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче Сафия ханым Вәлиева да бар. Әлеге очрашу турында язманы "Хезмәт даны" газетасының киләсе саннарында укый аласыз.
    • 24 июнь 2013 - 09:15
      Балалар китапханәсендә яңа татар китаплары бар
      Кукмара балалар китапханәсендә Фәннүр Сафинның "Яз шатлыгы", Наталья Орешинаның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Җир буйлап адымнар" дигән китап күргәзмәләре эшли башлады. Шулай ук биредә татар телендәге төрле яңа төрле яңа татар китаплар белән дә танышып була. фото: http://www.tatshop.ru
    • 24 июнь 2013 - 07:28
      Кукмарада чишмә суына чират
      23июньнән 24 июньгә каршы төндә мөселманнарның зур бәйрәме - Бәраәт кичәсе узды. Әлеге изге төндә кешеләр Аллаһы Тәгаләдән гафу сорый, тәүбә итә алалар. Шулай ук, бу төн кешенең тәкъдирен үзгәртүгә дә сәләтле, диләр. Сәдакалар бирү, изге эшләр башкарудан тыш, Бәраәт кичәсендә дөньядагы барлык чишмәләр аша ташып чыгучы зәм-зәм суын алу...
    • 24 июнь 2013 - 06:46
      Кукмарада бер укучы өч фәннән дә БДИны 100 баллга бирде
      Бердәм дәүләт имтиханнары тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Химиядән - 55, географиядән - 19, җәмгыять белеменнән - 215, әдәбияттан 22 егет-кыз БДИ тапшырган иде. Нәтиҗәләр билгеле. Химиядән 7 чыгарылыш укучысы имтиханда 100 балл туплаган. Болар Янил, күппрофильле лицей, Зур Сәрдек гимназиясе, Манзарас һәм Зур Кукмара урта мәктәпләре укучылары. Зур...
    • 24 июнь 2013 - 06:10
      Дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармак буенча бурычлар билгеләнде
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә сүз терлек азыгы хәзерләү, төзелеш-ремонт эшләрен дәвам итү, "Чиста су", "Юл төзелеше" программаларын тормышка ашыру, балаларның җәйге ялын файдалы итеп үткәрү, мәктәпләрне уку елына әзерләү, җәйге чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, 26 июньдә районыбызда үтәчәк республика семинарына хәзерлек һәм башка мәсьәләләр турында барды,...
    • 24 июнь 2013 - 06:08
      Кукмарада яшен циклоны йөри
      Кичә районыныбызда көчле җил, яшенле яңгырлар булуы сәбәпле, күп кенә авылларда яшен сугулар күзәтелгән. Кешеләрнең электр приборлары, телефон, интернет линияләренә дә зыян килгән. Республика буйлап узучы әлеге яшен фронты һәм давыллы җил нәтиҗәсендә 19 районда, шул исәптән Кукмара районында да электр чыбыклары өзелде. Төгәлрәк әйткәндә, 69 торак пункты, 6746 йорт,...
    • 24 июнь 2013 - 04:02
      Туембашта узган сабантуй һәм обелиск ачылудан фоторепортаж
      Бу көнне Туембашта берьюлы ике бәйрәм узды: Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә обелиск ачылды һәм сабантуй бәйрәме гөрләде... Әлеге бәйрәмнең кызыклы мизгелләре турында тулырак "Хезмәт даны" газетасының 21 июнь саныннан укый аласыз.
    Реклама