Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 11 июнь 2013 яңалыклары

    • 11 июнь 2013 - 10:49
      Кукмаралы Гөлчәчәк Шакирҗанова Дмитрий Медведевтан бүләк алган
      Районның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге Мәскәүдә узган "Халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы хезмәткәр" Бөтенроссия конкурсында катнашып кайтты. Тернәкләндерү үзәгенең җитәкче урынбасары Рәмзия Юртаева җитәкчелегендә Гөлчәчәк Шакирҗанова "ЛФК буенча иң яхшы шәфкать туташы" номинациясендә җиңү яулады. Әлеге тантаналы бүләкләү чарасында Россиянең төрле төбәкләреннән социаль хезмәт күрсәтүчеләр катнашкан. Җиңүчеләрне Россия Федерациясе...
    • 11 июнь 2013 - 09:45
      Байлангарда көн дә бәйрәм, көн дә туй
      Быел Байлангар авылы җирлегендә 17 пар гаилә корган. Шуның 16сы Байлангар, 1се Сазтамак авылыннан. Әлеге яшь галәләрне күптән түгел Байлангар җирлегендә узган сабан туенда тәбрикләп тә узганнар. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 11 июнь 2013 - 08:46
      Универсиада-2013 уты Уляновскига килеп җитте
      Бүген "Универсиада - 2013" уты безгә тагын бер чиктәш төбәккә - Ульяновскига килеп җитәчәк. Кичә ул Йошкар-Оладан - Чебоксарга кайткан иде. Искәртеп узабыз, быел Казанда узачак җәйге универсиада башланырга нибары 24 көн калып бара... фото: http://yandex.ru/yandsearch
    • 11 июнь 2013 - 07:52
      Кукмарада Георгий Юрминны искә алалар
      14 июньдә Кукмара балалар китапханәсендә "Могҗизалардан башка могҗизалар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачыла. Ул балалар язучысы Георгий Юрминның тууына 90 ел тулуга багышланган. Күргәзмә белән теләге булган барлык балалар да килеп таныша ала.
    • 11 июнь 2013 - 06:50
      Якташыбыз Фоат Галимуллин докторлык диссертациясе язганда 24 еллык газета төпләнмәсен карап чыга
      Мин докторлык диссертациясен 1917-1941 еллар әдәби хәрәкәтен (шул исәптән татарныкын да) өйрәнүгә багышладым. Бу олы хезмәтне башкарып чыгу өчен шул егерме дүрт ел эчендә дөнья күргән барлык диярлек вакытлы матбугатны да карап чыгарга туры килде. Шул чорларның газета-журналларында туган ягым Кукмара сүзе күзгә ташланса, ул материалларны да игътибарсыз калдырмадым (үзеңнеке...
    • 11 июнь 2013 - 06:03
      Туембашта сабантуй 15 июньдә узачак
      Кичә Туембаш авылында халкыбызның күркәм бәйрәме - Сабантуйга сөлге җыю йоласы узды. Быел ул үзенчәлекле итеп оештырылган: барлык сөлге җыючылар милли бизәкле киемнәрдән, кулларында гармун иде. Туембашта Сабантуй районда иң соңгыларыннан берсе булып - 15 июньдә узачак. фото: http://yandex.ru/yandsearch
    • 11 июнь 2013 - 05:02
      Почтальоннар бәйгесе бара
      "Татмедиа" җәмгыяте республиканың почтамтлары һәм почта бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында 2013 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча конкурс игълан иткән иде. Ул "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы" һәм "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинацияләре буенча бара. Ике номинациядә дә беренче урынга - 34483, икенчегә - 28736, өченчегә - 22989 сум...
    Реклама