Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 23 май 2013 яңалыклары

    • 23 май 2013 - 12:08
      Байлангар мәктәбендә узган фестивальдән фоторепортаж
      Бу көнне Байлангар мәктәбенә Казаннан кунаклар кайтты. Биредә ел дәвамында үзен күрсәтә алган иң яхшы укучыны, укытучыны һәм үрнәк әти-әнине билгеләделәр. Әлеге фестиваль әкренләп мәктәпнең традициясенә әверелә бара.
    • 23 май 2013 - 11:59
      Кукмарада антимастит программасы башланды
      Күптән түгел районыныбызда сыерларны мастит авыруыннан антибиотикларсыз дәвалау программасы тормышка ашырыла башлады. Шул уңайдан районның баш ветеринары Андреев Николай Васильевичка мөрәҗәгать иттек. -Николай Васильевич, антимастит программасы нәрсәдән гыйбарәт ул? - Хәзер еш кына "экологик чиста продукция" дип сөйләшәбез. Антибиотик кермәгән сәламәт ит-сөт шул була инде ул. Моңарчы сыер җилемнәре ялкынсынуын...
    • 23 май 2013 - 11:15
      Ош.Юмьяда чишмәләр ремонтлыйлар
      Иске Ош.Юмья авылында суүткәргеч торбалар системасын төзекләндерү эшләрен башкардылар. Түбән Ош.Юмьяда исә авыл чишмәсен ремонтлауга тотындылар. фото: http://pda.privet.ru
    • 23 май 2013 - 10:21
      Районның "Шәфкать" үзәгендә "Кызыл китап"ны өйрәнделәр
      Кукмара үзәк китапханәсе "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә "Кызыл китап битләреннән" дигән белем сәгате уздырды. Анда мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, җәнлекләр турында сөйләделәр. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 23 май 2013 - 08:43
      23 май – Бөтендөнья ташбака көне
      Календарьны карасаң, анда нинди генә бәйрәм, нинди генә истәлекле датага юлыкмыйсың?! 23 май - григориан календаренең 143нче көне. 2013 ел төгәлләнергә 222 көн калып бара. Ә менә 23 майда Әзербайжанда - Экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы хезмәткәрләре көнен, Грузиядә - Изге Апостол, Таджикстанда - Яшьләр көнен, ә Ямайкада Хезмәт көнен...
    • 23 май 2013 - 08:31
      Кукмарада Универсиаданы "каршыладылар" (+фоторепортаж)
      Хәерле көн, хөрмәтле "Хезмәт даны" сайты! Бездә күптән түгел узган "Универсиаданы каршылап" дигән чара узган иде, шул уңайдан бераз комментарий һәм фоторепортажыбызны тәкъдим итәсе килә. Бәйрәм чарасы тантаналы линейка директорыбыз Васыйл Касыймовның котлау сүзләре белән башланып китте. Ел буе үзен һәрьяклап күрсәтә алган укучыларга мактау грамоталары тапшырылды. Безнең гимназиядә югары...
    • 23 май 2013 - 08:03
      Инвалид бала тәрбияләүчеләр "Ата-ана университеты"на чакырыла
      Инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр игътибарына! 30 майда, көндезге сәгать 10да "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә "Ата-ана университеты"ның утырышы була. Очрашып-сөйләшү "Инвалид балаларны эш белән тәэмин итү һәм һөнәри юнәлеш" дигән темага узачак. 1994-1997 елгы инвалид балаларны һәм аларның әти-әниләрен чакырабыз. Утырышта район мәгариф идарсе, мәшгульлек үзәге, Янил аграр көллияте, ТИСБИдән вәкилләр катнашачак.
    • 23 май 2013 - 07:15
      Кукмарада хокук бозу очракларын тикшерделәр
      Татарстан Юстиция министры урынбасары Мөхәрләм Ибәтов җитәкчелегендәге эшче группа Кукмара муниципаль районында хокук бозуларны кисәтү буенча эшнең торышын тикшерде. Төрле министрлык вәкилләре район административ комиссиясендә, эчке эшләр бүлегендә, мәгариф, мәдәният, мәшгульлек, социаль яклау бүлекләре учреждениеләрендә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү, хокук бозуларны кисәтү, халыкның мәшгульлеген булдыру, наркоманиягә, эчкечелеккә каршы көрәш чаралары...
    • 23 май 2013 - 05:59
      Кукмара кызы Алсу Касыймова "Доброград-2013"тән кайтты
      Регионара "Волонтер" оешмасының Кукмара буенча PR-менеджеры Алсу Касыймова «Доброград-2013» XIV слетыннан кайтты. Әлеге Россиякүләм узган чара Карачай-Черкессиянең Архыз каласында оештырылган иде.
    • 23 май 2013 - 05:11
      Югары Өскебашта изге җирләр турында сөйләштеләр
      Югары Өскебаш авылы китапханәсендә Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителү уңаеннан урта яшьтәге мәктәп укучылары белән "Изге җиргә сәяхәт" дигән темага әңгәмә узды. Очрашу сорау-җаваплар, викториналар белән үрелеп барды. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 23 май 2013 - 04:55
      Кукмараның өченче мәктәбендә “Салават күпере” атналыгы узды
      Кукмара 3нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары ел саен уку елы азагында чыгарылыш сыйныфлар өчен "Салават күпере" атналыгы - дуслык, мәрхәмәтлелек бәйрәме уздыра. Быел да атна дәвамында мәктәптә төрле бәйгеләр һәм уеннар оештырылды, төрле номинацияләрдә җиңү яулаучыларга медальләр тапшырылды. Соңгы көндә исә мәктәп укытучылары һәм укучыларының теләкләре язылган презентация күрсәтелде,...
    • 23 май 2013 - 04:38
      “IT-чемпион” конкурсында Кукмарадан 5803 бала теркәлгән
      Мәктәп укучылары арасында бара торган "IT-чемпион" республика конкурсы дәвам итә. Бәйге барышында укучыларга "Иң актив укучы" дигән балл-рейтинг, "Татарстан Республикасының хөкүмәт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталын үстерү" номинацияләрендә үзләренең активлыкларын күрсәтеп, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге бирелә. -Бәйгедә районыбызның 31 мәктәбеннән 5803 бала катнаша, - ди мәгълүмати-методик үзәкнең өлкән методисты белгече...
    Реклама