"Идел" яшьләр үзәге 2000 елда татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен беренче тапкыр талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан "Иделем акчарлагы" бәйгесен оештырган иде. Хәзер ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.
Поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты (төрле җанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтэзи), детектив...