Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 13 май 2013 яңалыклары

    • 13 май 2013 - 07:24
      Кукмарада сугышны рәсемгә төшерәләр
      Иске Оча авылында Бөек Җиңү уңаеннан 5-6 сыйныф укучылары арасында "Без сугышны ясыйбыз" исемле бәйге уздырылды. Чараны Кукмара балалар һәм Иске Оча авылы китапханәләре оештырды. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 13 май 2013 - 07:22
      Кукмарада “Аю агачлар белән сөйләшә”не укыдылар
      Кукмара балалар китапханәсендә Гали Галиевнең тууына 110 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең "Аю агачлар белән сөйләшә" китабына "Комментарийлы уку" кичәсе уздырылды. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 13 май 2013 - 07:21
      Кукмарада ветераннар очрашты
      Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Кукмара үзәк һәм балалар китапханәләре, авыл китапханәләре һәм мәдәният йортлары белән берлектә төрле чаралар уздырды. Мәмәшир авылының һәйкәле янында 100 кеше катнашында "Алар даны мәңгелек", Зур Кукмара авылында "Исәннәрнең кадерен бел", Лубянда "Сугыш һәм җиңү җырлары", Түбән Комарда "Бөек көннәргә баш иябез", Иске Очада "Күптән беткән...
    • 13 май 2013 - 06:51
      Түбән Өскебашта яңа фельдшер акушерлык пункты ачылды
      Түбән Өскебаш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул заманча медтехника белән җиһазландырылган, киң, иркен итеп эшләнгән. Әлеге модульле медпунктны Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге коллектив сафка бастырды. Тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты, өскебашлыларны әлеге вакыйга белән котлады. Шулай ук бәйрәм тантанасына мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы да җыелган иде.
    • 13 май 2013 - 06:36
      Поч.Сутерда яңа клуб төзелә
      "Промкомбинат" төзелеш оешмасы (җитәкчесе Расыйх Шакиров) 200 урынлы сәхнә-залы, китапханәсе, фельдшер-акушерлык пункты булган күпфункцияле үзәк төзү эшенә кереште. Шушы көннәрдә тантаналы төстә үзәкнең нигез ташын салу булды.
    • 13 май 2013 - 06:06
      "Идел" яшьләр үзәге яшь каләм тибрәтүчеләрне барлый
      "Идел" яшьләр үзәге 2000 елда татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен беренче тапкыр талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан "Иделем акчарлагы" бәйгесен оештырган иде. Хәзер ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә. Поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты (төрле җанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтэзи), детектив...
    • 13 май 2013 - 06:01
      Кукмара егете Мәскәүнең Җиңү Парадында катнашты
      Олыяздан данлыклы көрәшче, тренеры Илсур Нәҗмиев кул астында шөгыльләнеп, 5 ел рәттән үз үлчәү авырлыгында район чемпионы, Татарстан беренчелеге призеры, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев призына Актанышта үткән республика ярышларында ике тапкыр җиңүче исемен яулаган Рамил Якупов бүгенге көндә контракт нигезендә десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Якташыбыз спортта гына түгел, армия...
    • 13 май 2013 - 05:37
      Кукмара балалары ял итә
      "Эш беткәч уйнарга ярый", - дигәндәй, язгы өмә эшләреннән соң мәктәп балалары табигатькә чыгып экскурсия, походларга йөри башлады. Күп кенә мәктәпләр үз җирлекләрендәге урман, алан, тауларга "сәфәр" кылды инде. Мондый походларга укучыларны укытучылар яки тәрбиячеләр, кайбер очракта ата-аналар да озатып бара. Шунысы әһәмиятле, биредә балалар саф һавада ял итеп кенә...
    • 13 май 2013 - 05:09
      Кукмара якташларын онытмый
      Бөек Җиңү көннәрендә Мәчкәрә урта мәктәбе коллективы исеменнән Гөлнур Хәмидуллина, Раяз Хәмидуллин, Альбина Мөхәммәтҗанова, Миләүшә Әгълиуллина Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче якташыбыз, сугыш ветераны Наумир Сәмигуллинны бәйрәм белән котлап кайттылар. 88 яшьлек Наумир Абдулла улы совет елларында Мәчкәрә урта мәктәбенең таш бинасын төзетү эшләрен алып барган, бүген белем йорты аның...
    Реклама