Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 12 май 2013 яңалыклары

    • 12 май 2013 - 12:25
      Кукмараның балалар автомәктәбе укучылары бәйгедә уңышлы чыгыш ясады
      Казанда балалар-яшүсмерләр автомәктәбендә шөгыльләнүчеләр арасында республика ярышлары узды. Әлеге спорт ярышында кукмаралылар да актив катнашты. 29 команда арасында өлкәннәр төркеме (Эмиль Даутов, Динар Хөснетдинов, Азат Хәйбуллин) "Тизлектә йөрү" этабында - өченче, кечкенәләр командасы (Булат Мөхәмәтов, Расим Галимов, Шәүкәт Җамалиев) гомумкоманда дүртенче урынны алдылар. Котлыйбыз! фото: zr36.ru
    • 12 май 2013 - 12:04
      Район газетасына язылырга онытмагыз!
      Газета-журналларга язылу дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасына язылу бәясе - ярты елга 300 сум. Редакция газетада басылган купоннарны тутырып җибәрүчеләр арасында бүләкләр уйната. Газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнгәннән соң, кыйммәтле бүләкләр дә отарга мөмкин булачак. Район газетасына язылып калырга ашыгыгыз!
    • 12 май 2013 - 10:17
      Кукмарада мәчеләр "котыра"
      "Роспотребнадзор"ның Кукмара идарәсе, "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Кукмарадагы филиалыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2012 елда 10 хайванда (Югары Чура, Зур Кукмара, Аш.Буҗида - өч төлкедә, Югары Чура, Ядегәр, Зур Сәрдек, Югары Күзмис, Зур Кукмарада - биш мәчедә, Лубянда - эттә, Янсыбы авылында мөгезле эре терлектә) котыру авыруы расланган булса, агымдагы елның...
    Реклама