Манзарас мәктәбе укучылары - "Имин тәгәрмәч" бәйгесе җиңүчеләре
Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында "Имин тәгәрмәч - 2013" бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарада район мәктәпләреннән 28 команда катнашты.
Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан, төгәллек,...