Көрәшчеләр сабан туе
Тышта көйдереп ала торган гыйнвар суыгы. "Ялкын" спорткомплексында гайрәтле ирләр, егәрле яшь-җилкенчәк, елдам бала-чага гөр килә. Әнә, кояштай балкып, район сабантуйларының 14 тапкыр баш батыры калган Нурсил Галиев килә, үзара бәйрәм белән котлашып, яшьлекләрендә мәйдан тоткан олпат ир-батырлар Рәмис Фәхретдинов, Мәгъсүм Нуриев, Таһир Әхкәмов, Нурислам Галимбәков, Хәким Насыйров, Наил Газизуллин,...