Кукмара аграр көллиятенең икенче номерлы уку бинасында 120 студент укый. Гомумтөзелеш эшләре мастеры, тегүче, пешекче, чәчтараш, электр җайланмаларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер һөнәрләрен үзләштерәләр алар.
-Безгә укырга Кукмарадан гына түгел, күрше Саба, Мамадыш районнарыннан, Киров өлкәсеннән дә киләләр. Студентларның күбесе урта белемле. Тугызынчыны бетергәннәр исә өстәмә рәвештә кичке...