12 апрель 2012 яңалыклары
-
Минем сеңелем Мөслимә
Минем сеңелем дөньяга ашыгып туган. Җиде айлык кеп-кечкенә сабыйны кулына алгач, кендек әбисе: "Бу бала гомерле булмас," - дип хөкем дә чыгарып куйган. Шуңа күрә, сабыйга әтинең 18 яшьтә мәрхүмә булган бик матур һәм сөйкемле Мөслимә апасының исемен кушканнар. Язган булса - яшисең бит ул. Сеңелем Мөслимәнең 10нчы апрельдә гомер...
-
Сессия үткәрелде
12 апрельдә Кукмара район Советының уналтынчы сессиясе булды. Беренче көн тәртибе буенча Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Конкурс комиссиясенә районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Райнур Нотфуллин, "Тылсым" социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Әлфир Гыйниятов, "Промкомбинат" ширкәте җитәкчесе Расих Шакировларның кандидатуралары тәкъдим ителгән иде. Конкурс комиссиясе карары нигезендә сессиядә бердәм...
-
Балчык кына коткарырмы?
Көннәрнең кинәт җылытып җибәрүе, яңгырлар яву Татарстанның да кайбер районнарында торак пунктларны су басуга китерде. Баулы, Әлмәт, Әгерже районнарында су баскан торак йортлардан меңгә якын кеше эвакуацияләнде. Районыбызда да кайбер йортлар язгы су басудан зыян күрде.
-
Тырышлык - уңыш юлдашы
Басуларда көннән-көн юкара барган кар катламы игенчелек тармагында ярты елга сузылачак авыр хезмәткә керешер чак җитүен белдерә. Атна-ун көннән язгы кыр эшләре башланыр. Районыбыз аңа әзерме, басуга чыккач, техника сынатмасмы, ягулыкка, минераль ашламаларга өзеклек булмасмы?