Умарта ояларын өй астына төшереп азапланганда, бил тотып алды. "Ух-вах" килеп, өйдә яткан чак. Табибларны беләбез: авыртуны баса торган укол бирәчәкләр дә, шуның белән шул. Хатын да: "Түбән Комарда Мария апа бар бит, барып кайт", - дип киңәш бирде.
Көянтә кебек бөгелеп кердем өенә. Урындыкка утыртып, калак сөяге тирәли сыпыра...