КУКМАРА ПОЧТАМТЫНДА почта бүлекчәләре начальниклары һәм хат ташучылар катнашында киңәшмә үткәрелеп, 10 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Вакытлы матбугатка язылу барышы турында сөйләшенде, шул исәптән "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") район газетасына подписка үткәрү буенча почтальоннарга бурычлар йөкләнде.