Тәҗрибә уртаклашу
"Шәфкать" балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә "Кондуктив терапия ысулы. Эш тәҗрибәсе" дигән семинар үтте. Әлеге үзәкнең күпкырлы эш тәҗрибәсен өйрәнергә Мәскәү шәһәре, Хакасия республикасы, Ханты-Манси округы, Ярославль өлкәсеннән белгечләр килгән иде. Семинар программасы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кондуктив терапия ярдәмендә тормышка җайлаштыру ысуллары белән уртаклашуга багышланды.