19 октябрь 2015 яңалыклары
-
Кишерләр мәхәббәте (+Фото)
Кешеләрдә генә түгел, яшелчәләрдә дә бар икән ул мәхәббәт дигәнең. Әнә бит, ике кишер кочаклашып үскәннәр, аларны ни җаның белән аерып, ашка саласың! Турап бит әле! Юк, кирәкми, гашыйк кишерләрне телгәләү! Ветеран журналист Азат Сабитовның да моңа йөрәге җитмәгән. Редакциягә алып килгән әнә. Шушы кишерләр кебек бер-берегезнең кадерләрен белеп яшәгез,...
-
Ике егет һәм ике яшүсмер кыз машинада агуланып үлгән
Кама Аланы полиция бүлеге хезмәткәрләре 4 кеше үлеменең сәбәпләрен тикшерә. Шимбә көнне иртән Поповка авылы янында «УАЗ Патриот» машинасы табылган. Кабинада дүрт кеше мәете булу ачыкланган. Соңрак тикшерү төркеме үлүчеләрнең берсе 1987 елгы Кама Аланы кешесе һәм өчесе Түбән Кама кешеләре - 1986 елгы егет, 1998 һәм 1999 елгы ике...
-
Үзәнлеккә мең төп нарат үсентесе утыртылды (+Фото)
Зур Сәрдек җирлегендә эшләүче барлык мәдәният хезмәткәрләре, җирлек башлыгы Фәнис Фәттахов белән берлектә, Кара Елга авылы янындагы үзәнлеккә мең төп нарат үсентесе утырттылар. Рәмзия Хөсәенова
-
Иске Оча авылында бер хуҗалыкның абзары янган
5 октябрьдә, көндезге сәгать берләр тирәсендә, Иске Оча авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Нәтиҗәдә хуҗалыкның абзары янып бетә. Хәзерге вакытта янгын чыгу очрагы буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Фәрхәд Кәримуллин.
-
Кукмарада бер хатын-кыз поезд астына кергән
17 октябрьдә, иртәнге сәгать сигезенче яртылар тирәсендә, поселокның "Бертуган Комаровлар" тукталышында 51 яшьлек хатын-кыз йөк поезды астына керә. Хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре ала, ул бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. Тимер юл аша чыкканда һәркемнең игътибарлы...
-
Кукмара дәваханәсенә яңа УЗИ аппараты кайткан
Татарстан Президенты программасы кысаларында район үзәк дәваханәсенә заманча УЗИ аппараты кайтты. Бу аппаратнын диагностик мөмкинлекләре зур. Аның белән барлык органнарны да тикшертергә була һәм ул төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә.