18 август 2014 яңалыклары
-
Ятмас Дусайның Яшьләр урамына таш җәелгән
Ятмас Дусай авылында юл идарәсе тарафыннан Яшьләр урамына вак таш җәелгән. Ә Үзәк урамны "Чиста шәһәр" оешмасы төзекләндергән. Бу оешма хезмәткәрләре быел Югары Комар авылында Мәктәп, Зеленая урамнарына вак таш түшәгәннәр, шундый ук эшне Бакчасарай авылында башлап җибәргәннәр. фото: http://nerudnie-spb.wmsite.ru/dostavki-beton-pesok-sheben-spb/dostavki-betona-peska-schebnja-vsevolozhsk/
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
Минем песием: "Әйдә, дуслашабыз", - дип әйтә. Ляйсан Миллер
-
Салтык-Ерыклыда авыл бәйрәме узачак
23 август көнне Салтык Ерыклы авылында "Авылым бәйрәме - якташлар очрашуы" үткәреләчәк. Башлана 11.30 сәгатьтә. Рәхим итегез. Гөлнур Гыйльмуллина-Вафина фото: http://www.yaplakal.com/forum2/st/75/topic240972.html
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесендә катнашырга теләүчеләрнең саны көннән-көн арта. Кукмараның Каюм Насыйри урамында яшәүче Гөлнар Фатыйхованың фоторәсеме дә бик матур.
-
Нормабаш авылында балыкчылар арасында чемпионат узачак
23 августта Нормабаш авылында Республика көненә багышлап районда беренче тапкыр балык тоту буенча ачык чемпионат үткәрелә. Ярышларның номинацияләре: Иң зур балык тотучы. Иң кечкенә балык тотучы. Иң күп балык тотучы. Иң яшь балыкчы. Иң өлкән балыкчы. Хатын-кыз балыкчы. Балык тоту темасына анекдот сөйләүче. Балык кармакка һәм спиннингка тотыла. Ярышта катнашу...
-
Кукмараның кайбер авылларында боз яуган (+фото)
"Аллага шөкер, яңгыр явып үтте, тирә-юнь яшәреп киткәндәй булды", - дип сөенгән идек кичә. Әмма районыбызның кайбер авылларында яңгыр гына түгел, шактый күп итеп боз да яуган. Райондашларыбыз Заһид Мөхәммәтҗанов һәм Гадел Вәлиуллиннар безгә Кара Елга һәм Чишмәбаш авылларында яуган бозларны фотога төшереп безгә дә юллаганнар.